Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балыкбистәлеләр колагына: социаль пакетмы, әллә акчамы?

Көз җиттеме Федераль ташламаларга ия категориядәге гражданнарыбыз алдына бер сорау килеп баса. Социаль ярдәм җыелмасыннан ничек файдаланырга? Билгеле күләмдәге (быел ул 995 тәңкә, шуның 766 сумы дарулар белән тәэмин итүгә) "тере" акчаны кесәгә салыргамы, әллә натураль ташламаларны сайларгамы?

Пенсия фондыннан алган мәгълүматлар буенча безнең районда федераль ташламаларга ия булган 3537 кеше яши икән. Шуларның нибары 1037 е генә социаль пакеттан файдаланалар. Калганнары акчалата түләүне сайлаганнар. Нигә күпләр социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарталар соң?
Дөрес, федераль бюджет хисабына дарулар белән тәэмин итү программасыннан канәгать булып шөкерана кылучы райондашлар да бар. Участок табибына чиратта торучылар белән бу темага сораштыру үткәреп алдым.
«Менә миңа дарулар алу өчен аена 5000 сумнан артык акча кирәк. Әгәр дәүләт ярдәме булмаса, пенсия акчасын ничек җиткерер идең,- ди хроник чир белән интегүче бер танышым. - Дөрес кайвакыт, табиб язган дару аптекада булмый, икенче киләсең булып та куя».
«Ирем менә 5 ел инде онкологик чир белән авырый. Ул авыруы килеп чыкканчы да бушлай дарулардан баш тартмадык. Аллага шөкер, табибка килгән саен рецепт язып бирәләр. Безгә кирәк дару аптекада да булып тора»,- дип сүзгә кушылды бер ханым. (Онкологик аыруларны дәвалау өчен аена 5 меңнән алып 1 милллион сумга кадәр акча кирәк).
Күпләр табибларның бушка рецепт язарга ашыкмауларынан, язсалар да аптекада тиешле даруның булмавыннан зарландылар.
Кешенең психологиясен аңларга була инде. Берәр төрле хроник авыруы булса да, әлегә Аллага шөкер, урын өстендә ятмыйм бит. Һавадагы торнага өметләнгәнче, чыпчыкны кулдан ычкындырмаска кирәк дип акча алуны хуп күрәләр. Алдагы көн турында уйламыйлар. Ә уйларга кирәк. Хроник чир көчәеп китсә, дәвалану өчен ай саен дистәләгән мең сум акча кирәк булачак ләбаса. Социаль пакеттан баш тарткан очракта кыйммәтле даруларны бушка алып булмаячак. Һәрхәлдә алдагы елның 1 гыйнварена кадәр.
- Бюджет хисабына дарулар белән тәэмин итү программасы соңгы елларда уңай якка үзгәрә. Ташламалы препаратлар саны арттырыла. Дәүләт бәяләрнең дә үсүенә юл куймаска тырыша. Кайбер төр авыруларны дәвалау бик кыммәткә төшкәнлектән аларны аерым группага кертү программасы да бар. Андый препаратларга түләү өстәмә программа нигезендә башкарыла. Шулай итеп, дәүләт җитди авырулардан интегүчеләргә һәряклы ярдәм итәргә тырыша. Онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары инвалидлыкка, вакытыннан алда үлемгә илтүче чирләрнең төп группасы. Алардан өзлегү бик тиз вакыт аралыгында булырга мөмкин. 1 октябрьгә кадәр ныклап уйлап, дөрес карага килергә кирәк, - диде баш табибның клиник- экспертиза буенча урынбасары Римма Гаязова.
Район больницасы табиблары әйтүенчә, кинәт кенә авырып китеп социаль пакеттан баш тартуларына үкенүчеләр дә аз түгел.
Бер ханым моннан ун ел элек ревматоидный полиартрит (буыннар авыруы) диагнозы белән инвалидлык ала. Әмма хәле түзәрлек булгангамы, башка сәбәптәнме, озак еллар социаль пакеттан баш тартып килә. Ә узган ел авыруы азып бөере зарарлана (хроническая почечная недостаточность). Казанга гемодиализга йөрергә туры килә. Бик кыйммәтле дарулар кирәк була башлый. Ханым бушлай дарулар алу өчен социаль пакетка күчерүләрен сорап пенсия идарәсенә дә, район больницасына да мөрәҗәгать итеп карый. Әмма соң була. Бер кабул ителгән караны ел дәвамында берничек тә үзгәртеп булмый.
Әйе, даруларга кытлык үзен сиздерә әле. Быел чит илләр тарафыннан Россиягә санкцияләр кулланылу сәбәпле бу проблема тагын да кискенләште. Бу урында медальнең икенче ягын да әйләндереп карарга кирәктер. Билгеле булганча, бушлай дарулар белән тәэмин итү программасы иминият принцыбына нигезләнә. Ягъни аның финанслану күләме, анда торган кешеләр санына турыдан-туры бәйле. Социаль пакетны сайлаган кешеләр саны күбрәк булган саен, акча да күбрәк була. Шуңа бәйле рәвештә аптекада ташламалы дарулар да күбрәк кайтачак, санаторийларга юлламалар да күбрәк биреләчәк. Шулай булгач, ташламаларга ия булган гражданнарга социаль пакеттан баш тартмаска кирәк. Кыйммәтле дару бүген сиңа, иртәгә миңа кирәк булырга мөмкин бит.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фотосы: rifoms.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев