Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт булсын юлдашың

Халкыбыз бик күптәннән физкультура һәм спортны үз итә. Җәмгыятебездә дә сәламәт яшәү рәвешен үстерү максатыннан күпкырлы чаралар күрелә. Галимнәр тикмәгә генә сәламәт тәндә-сау рух дип, әйтми бит. Районыбызда инде озак еллардан бирле олылап билгеләп үтелә торган физкультурачылар көне уңаеннан без район спорт, яшьләр эше һәм туризм бүлеге башлыгы Мансур Мәннановтан...

-Шунысы куанычлы, районыбызда бүген киң массалы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар, уңай мөмкинлекләр бар. Шуңа укучы балалар бик кечкенәдән күп төрле спорт бәйгеләрендә катнаша. Болар район үзәгендә "Дельфин" спорт комплексы һәм "Яшьлек" стадионы файдалануга бирелүнең уңай нәтиҗәсе. Һәркөнне диярлек аларда төрле бәйгеләр оештырыла. Ниһаять, өлкән яшьтәгеләребез өчен дә киң мөмкинлекләр ачылды. "Дельфин" спорт комплексында "Сәламәт бул" дигән клуб эшли. Анда 40 тан артык хатын-кыз бассейнда аквааэробика һәм фитнес залда шөгыльләнәләр.
Әлбәттә инде, районыбызда күп төрле республикакүләм ярышлар оештырыла. Бүген үзебезнең көрәш, футбол, хоккей, мини-футбол буенча җыелма командаларыбыз бар. Әлеге командаларда абыйлы-энеле Артур белән Тимур Вәлиев, Максим Бегунов, Рәзил Гадеев, Динар Мөхәммәтвәлиев, Раил Сафин һәм башка өметле спортчыларыбыз булуы сөендерә. Якташыбыз Раил Сафин, мәсәлән, ярышларга күрше Мари-Эль республикасыннан кайтып көч сынаша. Шулай ук Айназ Билалов, Илдар Мәсгутов, Азат Закиров, Рәниф Мөхәммәтшин, Инсаф Мөхәммәтҗанов кебек көрәшче егетләребез яулаячак олы даннар алда әле. Форсаттан файдаланып барлык спорт сөючән егет һәм кызларыбызны бәйрәмебез белән котлыйм, һәркайсына уңышлар телим. Спорт юлдашыгыз булсын, сәламәтлек ташламас, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев