Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Һәрвакыттагыча дуслык җиңде

Күптән түгел генә "Дельфин" спорт комплексында авыл җирлекләре һәм район хакимияте хезмәткәрләренең спорт күңел ачу бәйрәме үтте. Ул җирле үзидарә көненә багышланды.

Бу чара күбрәк "Күңелле стартлар" уенын хәтерләтә иде. Конкурс күбрәк күңел ачу һәм шаян уен характерында үтте. Шулай да монда физик осталык һәм спорт чыныгуын күрсәтергә кирәк иде. Ярышта катнашучыларның барысы да уңышлы чыгыш ясадылар.


Ә иң элек спортчыларга һәм күп санлы тамаша карарга җыелучыларга тәбрикләү сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов чыкты.


-Җирле үзидарә эшчәннәренең хезмәте авыр һәм җаваплы. Ул һөнәри осталык кына түгел, сәламәт булуны да таләп итә. Шуңа бүгенге ярышта һәр команда беренчелекне алырга омтылыр. Һәркайсыгызга уңышлар һәм яхшы кәеф телим,-диде ул.


Җирле үзидарә эшчәннәрен котларга спорт бәйрәменә "Кама йолдызчыклары" балалар бию коллективы да килгән иде. Алар тамашачылар игътибарына яңа биюләрен тәкъдим иттеләр.


Бу көнне конкурста катнашучыларның кәефе күтәренке иде. Аларга җанатарлары көч, дәрт биреп тордылар. Һәрвакыттагыча бу ярышның да төп шарты булып катнашучыларның яхшы физик хәлдә һәм җитез булулары кирәк иде. Һәр өч команда да җиңү өчен зур активлык куеп көрәште. Әмма барлык катнашучылар да спорт бәйрәмендә бердәм булдылар. Шуңа бу көнне дуслык җиңү яулады да инде.


Рәсемдә: спорт бәйрәменнән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X