Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Призлы урыннар алдылар

11декабрь көнне Казанның "Батыр" спорт комплексында каратэ-Вадо-Кай буенча Татарстан Республикасының ачык чемпионаты булып узды. Бу ярышларда Татарстан, Чуашстаннан, Түбән Новгородтан 200 гә якын яшь спортчы көч сынашты. Мәртәбәле бәйгедә безнең районның балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Олег Мамаков кул астында шөгыльләнүче 9 яшь каратэчы да катнаштылар. Балык бистәсе гимназиясе укучылары Ильяс...

11декабрь көнне Казанның "Батыр" спорт комплексында каратэ-Вадо-Кай буенча Татарстан Республикасының ачык чемпионаты булып узды. Бу ярышларда Татарстан, Чуашстаннан, Түбән Новгородтан 200 гә якын яшь спортчы көч сынашты. Мәртәбәле бәйгедә безнең районның балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Олег Мамаков кул астында шөгыльләнүче 9 яшь каратэчы да катнаштылар. Балык бистәсе гимназиясе укучылары Ильяс Шәрәфетдинов, Дмитрий Крюков, Гүзәл Исмәгыйлова кумитэ буенча үз яшь төркемнәрендә өченче урыннарны яуладылар. Гүзәл өлкәнрәкләр белән дә ярышып өченче урынны алды.
Призлы урыннар алучыларга Татарстан Республикасының каратэ-Вадо-Кай федерациясе президенты В. Булавин Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырды.
Рәсемдә: В. Булавин гимназиянең 9 сыйныф укучысы, спорт мастерлыгына кандидат И. Шәрәфетдиновны котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев