Кичә ”Яшьлек” стадионында балыкбистәлеләр массакүләм спорт чарасында катнаштылар-Фотолар
Кичә "Яшьлек" стадионында "Көзге игелек атнасы- игелекле эшләр эстафетасы" # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН һәм "ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН БЕРГӘ" иреклеләр акциясе кысаларында массакүләм спорт чарасы үткәрелде.
- Акция көтелгәннән дә киңрәк колач белән узды. Анда 20 дән артык оешма, предприятие һәм мәктәпләрдән барлыгы меңгә якын кеше катнашты,- диде Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Мансур Мәннанов.
Чыннан да, ярты футбол кыры балалар, оешма- предприятие эшче хезмәткәрләре белән тулган иде. Башта алар барысы бергә "Чирәмдә фитнес" спорт гимнастикасы ясадылар. Аннары 5-11 сыйныф укучылары, Агротехник техникум студентлары массакүләм йөгерүдә катнаштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)


Илгиз Җамалиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев