Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырыла торган турнирда якташыбыз Ильмир Төхвәтуллин икенче тапкыр чемпион калды

.Быелгы турнирның үзенчәлеге шунда: бәйгенең соңгы сигез елында алты мәртәбә чемпион калган Әлмәт көрәшчеләре бил алышмагач, 50дән артык команданың кимендә унысы күчмә кубокка дәгъва кылды.Татарча көрәш буенча ярышлар кая гына уздырылмасын, бәйрәмчә шундый рух, дустанә мөнәсәбәт һәрвакыт сакланып килде. Элек-электән шулай гадәткә кергән: ярышларны тамаша кылырга тормышы көрәш белән бәйле...

.Быелгы турнирның үзенчәлеге шунда: бәйгенең соңгы сигез елында алты мәртәбә чемпион калган Әлмәт көрәшчеләре бил алышмагач, 50дән артык команданың кимендә унысы күчмә кубокка дәгъва кылды.Татарча көрәш буенча ярышлар кая гына уздырылмасын, бәйрәмчә шундый рух, дустанә мөнәсәбәт һәрвакыт сакланып килде. Элек-электән шулай гадәткә кергән: ярышларны тамаша кылырга тормышы көрәш белән бәйле кешеләр генә җыела шул. Сабан туе мәйданында ничек булса, республикакүләм ярышларда да шундый матур гадәт саклана - келәм тирәсенә көрәш сөючеләр, аның асылын аңлап җан атучылар туплана.

Казан кабат ике көн дәвамында көрәш рухы белән яшәде: "Ак Барс" көрәш сараена иң көчле батырларны ачыклар өчен республиканың 323 көрәшчесе җыелды. Ир-егет көрәшчеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырыла торган турнирда көч сынашты. Балык Бистәсе районы бәйгегә ике команда куйды. Районның спорт комитетында зшләп киткән, бүгенге көндә районның агротехникумын җитәкләүче Мансур Маннанов аерым бер команда туплап барды.


Яңа батырлар


Чемпион калу җиңел түгел. Андый исем бу бәйгедә 7 көрәшчегә генә бирелә. Былтыргы батырлардан быел берсе генә үз титулын саклап калды. Ул - Илмир Төхвәтуллин. Гамәлдәге батырлар - Әлмәт егетләре Рузил Ганиев, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов быел көрәшмәде. Ә чемпионнарның тагын берсе - узган ел 90 килограммда җиңүче булган, быел 100 килограммга күчкән Минзәлә көрәшчесе Ришат Гайнетдиновны Балтачтан Руслан Рәфыйков беренче әйләнештә үк тамашачылар арасына озатты. Аннары чират Лениз Абдуллинга да җитте. Бераз соңрак Азат Нурмөхәммәтов та титулыннан колак какты.


60 килограммда "патша" алмашыначагы, Әлмәттән Рузил Ганиев килмәгәч, турнир башында ук билгеле булган иде инде. Ахыр чиктә "тәхет"кә иске яңа "патша" - 2014 елгы батыр Нәфис Миңнебаев күтәрелде. Финалда аның белән бил алышкан Илмир Камаливка әлегә тәҗрибә җитеп бетмәде.


70 килограмм авырлыкта гамәлдәге чемпион - Теләчедән Азат Нурмөхәммәтовны фаворитлар рәтенә кертеп караучылар күп булды. Әмма көндәшләр дә төшеп калганнардан түгел шул. Әлеге авырлык үлчәвендә Марат Кәримуллин (Кукмара), Булат Юнысов (Мамадыш), Искәндәр Мортазин (Биектау), Булат Гадершин (Зәй) кебек өметле көрәшчеләр дә бил алышты. Ахыр чиктә Булат барысының да борынына чиртте.

80 килограммда Теләче көрәшчесе Илдар Гыйниятуллин, әлеге турнирның соңгы ике елдагы җиңүче булган Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе) һәм исеме яхшы таныш көрәшче Ленар Садыйковның (Зәй) чемпион булып калу ихтималы хакында сүз куертучылар күп булды. Ә чемпион берәү генә. Ул - сарык ите ашауга өстенлек биргән Теләче көрәшчесен зур өстенлек белән отып чыккан Илмир Төхвәтуллин.


90 килограмм. Түбән Каманың танылган көрәшчесе, моңа кадәр 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә бил алышкан, ел ярым көрәштән югалып торган Ленар Иванов авырлыгын 90 килограммга кадәр төшергәнлеге билгеле булгач, Балтач батыры Ринат Хәйретдинов та дулкынланып куйгандыр. "Авырлыгымның 108 килограммга кадәр җиткән вакытлары да булды, - дигән иде безгә ярышларның беренче көнендә Ленар Иванов. - Диета тоттым. Авырлыгым 97 килограммга кадәр төшкәч, 90 килограммда көрәшеп карыйсым килде. Әлеге ярышка кадәр 7 килограмм авырлыгымны төшерү кыен булмады. Калганын келәм күрсәтер инде". Келәм күрсәтте: Ленарны икенче әйләнештә Арча батыры Илшат Идиатов отып чыгарды, Илшатның башына 6 көрәшче калгач Ринат Хәйретдинов җитте. Әмма Балтач көрәшчесенә дә чемпион калу бәхете тәтемәде - аны озын-зак бил алышудан соң булачак чемпион Марсель Гозәеров отып чыкты.

100 килограммда узган елгы чемпион Айвар Билалов та, көмеш медаль иясе Раил Нургалиев та көрәшмәде. Хәтта өченче әйләнештә "бронза"лы Илдар Мараков та үз райондашы Муса Галләмовка оттырды. Ахыр чиктә Мусага тиңнәр табылмады. Ул - чемпион!


130 килограммда чемпион булып бернинди бәхәскә дә урын калдырмыйча Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин танылды.


Теләсәң дә шулай көйләп булмас иде - быел авыр үлчәүдәге фаворитлар Сергей Павлик (Зәй) белән Илдар Аббасов (Биектау) финалда гына очрашты. Җиңүче - Сергей Павлик. Шулай итеп Илдар әлеге турнирда 9 нчы җиңүен яулап, абсолют лидер булып таныла алмады. Ә өченче урынга күтәрелгән Рамил Корбанов 44 яшьтә дә яхшы формада булуын исбатлады.

...Моңа кадәр 20 тапкыр уздырылган әлеге турнирда Әлмәт - 6, Балтач - 4, Теләче - 3, Арча белән Кукмара - 2шәр, Актаныш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарының 1әр тапкыр җиңү яулаганы булган. Кубокның быелгы хуҗалары - Теләче көрәшчеләре. Шул хөрмәткә Теләченең легендар көрәшчесе, көрәш батырлары үстергән фермер Сәгыйть Гыйниятуллин ат чалып, команданы сыйларга ышандырды. Теләчедә бәйрәм башлана гына әле!..


Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:


60 килограмм:
1. Нәфис Миңнебаев (Биектау).
2. Илмир Камалиев (Яшел Үзән).
3. Илдан Әхмәтханов (Балтач).

70 килограмм:
1. Булат Гадершин (Зәй).
2. Тимур Сафин (Аграр университет)
3. Азат Нурмөхәммәтов (Теләче).

80 килограмм:
1. Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе).
2. Илдар Гыйниятуллин (Теләче).
3. Ринат Миннегалиев (Зәй шикәр заводы).

90 килограмм:
1. Марсель Гозәеров (Нурлат).
2. Илнар Галимов (Алабуга).
3. Ринат Хәйретдинов (Балтач).

100 килограмм:
1. Муса Галләмов (Теләче).
2. Эльдар Хәмитов (Зәй).
3. Айдар Алтынбаев (Азнакай).

130 килограмм:
1. Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).
2. Фердинанд Вәлиев (Балтач).
3. Ринат Дәүләтшин (Кукмара).

Авыр үлчәү:
1. Сергей Павлик (Зәй).
2. Илдар Аббасов (Биектау).
3. Рамил Корбанов (Теләче).

Командалар арасында:
1. Теләче.
2. Биектау.
3. Зәй.
4. Балтач.
5. Мамадыш.
...52. Тәтеш.

Чыганак: Фәрит САЛИХОВ

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев