Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккейны чын ир-егетләр уйный

Узган якшәмбе көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында ата-аналар Кубогына хоккей турниры булып узды. Анда 1997 елгы һәм яшьрәк малайлардан торган командалар көч сынашты.

Бу Кубокка уеннар безнең районда дүртенче мәртәбә үткәрелә.
-Ата-аналар Кубогына турнир елдан-ел популярлаша. Быел анда районның төрле мәктәпләреннән җиде команда катнаша,-ди ярышларны оештыручыларның берсе Рәдис Имамов. -Алар арасында район үзәгеннән "Дельфин", ДЮСШ, шулай ук Котлы Бөкәш, Югары Тегермәнлек, Олы Елга, Шомбыт, Ямаш һәм Күгәрчен мәктәпләре командалары бар. Традиция буенча ООО "Круг" җитәкчесе Ю. Караганов, "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы, ДЮСШ һәм хоккей уйнаучы балаларның ата-аналары бу турнирның спонсорлары булдылар. Призлар фонды 50 мең сумнан артты.
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Илһам Валеев катнашты. Ул районда хоккейның үсеш алуын, балалар, өлкәннәр арасында популярлашуын билгеләп үтте. Спонсорларга рәхмәтен җиткерде, яшь хоккейчыларга гадел, кызыклы уен теләде.
Һава торышы салкын, җилле булуга карамастан, бозда уен кызганнан-кызды. Малайлар җиңүгә омтылыш күрсәтеп уйнадылар. Менә шундый спорт бәйгеләрендә чын ир-егет характеры формалаша да инде. Җанатарлар кычкырып-сызгырып уенчыларга көч биреп тордылар.
Ярымфиналга Югары Тегермәнлек, Олы Елга, "Дельфин", Шомбыт командалары чыктылар. "Дельфин" шомбытлыларны 6:1 исәбе белән җиңел генә отуга иреште. Тимерлеклеләр исә кискен көрәштә 2:1 исәбе белән олыелгалыларны бирелдерделәр. Өченче урынга уенда Шомбыт хоккейчылары Олы Елга командасын 8:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Финалда "Дельфин" күп көч куймыйча тегермәнлеклеләрне җиңде. Исәп 6:0. Шулай итеп бу команда дүртенче мәртәбә ата-аналар Кубогын яулады. Хәер, призлар, медальләр, бүләкләргә призерлар гына түгел, турнирда катнашкан һәркем лаек булды. Бүләкләрне төп спонсор Ю. Караганов тапшырды. Төрле номинацияләрдә иң яхшы уенчылар да ачыкланып, махсус призлар белән бүләкләнделәр. Иң яхшылар дип Шомбыттан Динар Каюмов (снайпер), Югары Тегермәнлектән Айрат Садыйков (сакчы), "Дельфин"нан Айнур Мөхетдинов (һөҗүмче), Ильдар Имамов (ассистент), Салават Хәбибуллин (капкачы) танылдылар.
-Малайларның йөзләрендә шатлыклы елмаюларны күрү үзе бер рәхәт. Җиңү бәхетеннән очкынлана аларның күзләре,- ди Юрий Караганов.- Аларның хис-тойгылары безгә дә күчә инде. Шуның өчен генә дә үткәрергә кирәк мондый турнирларны!

Рәсемдә: Ю. Караганов турнирның төп кубогын "Дельфин" командасы капитаны И. Имамовка тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев