Менә сиңа календарь!..
"Ак Барс" хоккейчылары тәнәфес алдыннан соңгы матчта, 29 октябрьдә, үз тамашачылары каршында Екатеринбургның "Автомобилист" командасын тар-мар итте - 5:0. Шулай итеп, "Татнефть Арена"да рәттән 9 нчы уңышын бәйрәм иткән команда чираттагы матчны 8 ноябрьдә Чиләбедә "Трактор" клубына каршы уздыра.
Яраткан командасы лидерлыкны үз кулына алган саен Казан җанатарлары арасында календарьгә күз салучылар да юк түгелдер. Финишка еракмы әле, янәсе. Хәлиткеч уеннар плей-офф җиткәч башланачагын, даими чемпионат нәтиҗәсендә ирешелгән лидерлыкның әле берни аңлатмавын яхшы белсәләр дә, бер күтәрелгән команданы тәгәрәтәсе дә килми шул.
Ә финишка ерак әле. Даими чемпионатның экваторына җитеп килсәк тә, аның икенче өлеше февраль азагына кадәр дәвам итәчәк. Чөнки тәнәфесләр күп булачак. "Ак Барс" командасы даими чемпионаттагы 60 матчның 29ын уздырды инде. Шунысы игътибарга лаек: календарьнең беренче яртысындагы уеннарның күпчелеге Казан бозында үтсә, тәнәфестән соң без хоккейга зарыгачакбыз әле. Чөнки калган уенның 19ын "Ак Барс" кунакта уздырса, үзебезгә 12 генә матч кала. Дүрт айга якын вакыт өчен, килешәсездер, хоккей белән артык "иркәләнеп" булмаячак. Шулай итеп, "Ак Барс" үз бозында чираттагы матчны читтәге дүрт уенлык сериядән соң 20 ноябрьдә генә үткәрә. Һәм... бер уеннан соң кабат читкә китә. Тагын бер кызыклы факт: "Ак Барс" үз бозында соңгы матчны 27 гыйнварда уздыра. Ә даими чемпионат 18 февральдә төгәлләнә. Хоккейсыз яшиселәр бар әле.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев