Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар өчен трасса әзер

Шушы көннәрдә Казансу елгасы буенда калкып чыккан металл конструкциягә бик күпләр игътибар иткәндер. Билгеле булганча, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында биредә хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар узачак.

Әлеге мәйдан тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятыр, мөгаен. Ник дигәндә, биредә ярышлар карап хозурланудан тыш, тәмле итеп ашау һәм балалар белән рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге дә тудырылган.

Казансу тирәнәйтелгән

- Хәзерге вакытта объектны 95 процентка әзер дип әйтергә мөмкин. Калган биш процент эшне исә киләсе берничә көндә тәмамларга уйлыйбыз. Бу эшчәнлек экраннар урнаштыру, территорияне матурлау белән бәйле булачак. Суга сикерү өчен эшләнгән металл конструкцияләре тулысынча төзелеп бетте, - дип сөйләде журналистларга "Спорт объектлары башкарма дирекциясе" оешмасының генераль директор урынбасары Дмитрий Михайлов.

Хай-дайвинг өчен металл конструкциясе әзерләү эшчәнлеге төгәл бер ай элек - 10 июньдә башланып киткән булган. Аның гомуми авырлыгы 36,5 тонна тәшкил итә. Телевидение өчен махсус эшләнгән "вышка"ның авырлыгы исә 25 тоннага кадәр җитә. Сүз уңаеннан, Казансудагы ярышларны 24 камера төшерәчәк. Аларның берничәсе "Ривьера" һәм "Казан" гаилә үзәге биналарында да урнаштырылачак.

Болардан тыш, чемпионатка әзерлек кысаларында Казансу елгасын тирәнәйтү буенча да актив эшчәнлек алып барылган икән. Спортчылар сикерә торган урында елганың тирәнлеген 8 метрга кадәр җиткергәннәр. Ә ачык суда йөзү трассасында исә су тирәнлеге 4 метр тәшкил итә.

- Водолазлар су төбендә махсус тикшеренүләр уздырды. Әлеге мәйданнарның эшләп бетерәсе урыннары да юк түгел әле. Тик боларның барысы да хәл ителә торган мәсьәләләр, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Трасса - Кремльдән алып ЗАГС ка кадәр

Ачык суда йөзү буенча ярыш трассасына килгәндә, ул Кремль яр буеннан башланып, "Казан" гаилә үзәгенә кадәр сузылачак. ЗАГС янында спортчыларга борылу өчен махсус урын булдырылган. Трассаның озынлыгы 2,5 километрга җитә. Кагыйдәләр буенча трассаның 25 километр булырга тиешлеген исәпкә алсак, спортчыларга 10 әйләнеш ясарга кирәк булачак.

Ачык суда йөзү буенча ярышларда катнашырга теләк белдергән спортчылар саны 150дән артып киткән. Хай-дайвингта 14 илдән 28 спортчы катнашыр дип уйланыла.

Тамашачылар турында да онытмаганнар. Кремль яр буенда чемпионат кунаклары өчен 3,5 мең урын каралган. Теләге булганнар ярышлар барышын "Казан" гаилә үзәге, хәтта Ленин дамбасыннан да күзәтә алачак.

- Әлбәттә, тамашачылар өчен иң яхшы урыннар - Кремль яр буенда. Ник дигәндә, алар ерактагы спортчыларны махсус экраннар аша да күзәтә алачак. Башка урыннардан да күреп булыр, мөгаен, тик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан анда эләгү мөмкинлеге булмас, - дип ассызыклады җитәкче.

Дөнья чемпионаты мирасы нинди булачак?

Шунысы мөһим, биредә ярышлар караудан тыш, тәмле итеп ашау һәм балалар белән рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге дә тудырылган. "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Шамил Садыйков сүзләренә караганда, Кремль яр буенда чемпионат кунаклары өчен биш төрле милли кухня тәкъдим ителгән рестораннар челтәре эшләячәк. Болардан тыш, яр буенда махсус ике трамвай хәрәкәт итәчәк. Теләге булганнарга прокатка велосипедлар тәкъдим ителә. Әле алай гына да түгел, Кремль яр буеннан башлап, "Казан" милли-мәдәни үзәгенә кадәр сузылган яр буенда кечкенә кафелар урнаштырылачак. "Аларның барысы да билгеле бер темага багышланган булачак", - дип сөйләде Шамил Садыйков.

Шунысын билгеләп үтү кирәк, әлеге объектлар чемпионат тәмамланганнан соң да эшләячәк. Кыш көне исә биредә зур шугалак ясарга планлаштыралар. Кафе-рестораннар да ябылмаячак, дип ышандырдылар биредә.

Рәмзия Закирова.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/46225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хайдайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар өчен трасса әзер