Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бәйрәм алды бәйгесе

"Дельфин" спорт комплексында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призына оештырылган бәйгегә көрәшчеләр генә түгел, тамашачылар да шактый җыелган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин да бу хакта үз куанычлары белән уртаклашты.

-Районыбызда спортка зур игътибар бирелүе яшьләр арасында тәртип, әдәплелекне ныгыта. Сәламәт яшәү рәвешен үзенә юлдаш иткән спорт сөючән яшүсмерләр начар юлга басмаслар. Шуңа муниципаль район башлыгыбыз тарафыннан да бу мәсьәләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә,-дип, ул әлеге тантанада катнашкан аксакал көрәшче ветераннарыбыз Габделхәй Галиуллин, Бәйрамхан Садыйков, Минсалих Мөхәммәдиевне мәйдан уртасына чакырып җылы сүзләр әйтеп истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйгегә килгән яшь спортчыларга да алар үрнәгендә көрәшеп олы уңышларга ирешүләрен теләде. Аннан соң әлеге ярышны оештыручы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән урынбасар Рафаэль Мөхәммәтшин да спортчыларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Район көрәш федерациясе рәисе Зөлфәт Закиров бәйгедәге яңалыклар белән таныштырды, ярыш шартларын аңлатты.
Әлбәттә инде һәрбер районкүләм олы ярыштагы кебек биредә дә келәмгә башлап яшь көрәшчеләр чыктылар. 32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышырга чыккан Биектау авылыннан Айрат Әхмәтҗанов беренче минутта ук көндәшен сыртына салып җиңү яулады. Ахыргача ул берсеннән-берсе көчле, яхшы әзерлекле көндәшләрен җиңеп үз үлчәү авырлыгында чемпион булуга иреште. Икенче-өченче урыннарны да шушы ук мәктәпнең яшь көрәшчеләре Илһам Закиров белән Ислам Шәрәфиев яулады. Ә менә 40 килограммлы үлчәү авырлыгында Күгәрченнән Фаиль Гарифуллин җиңүче булды. Яңа Арыш мәктәбендә үзенә тиңнәр булмаган Рәҗәб Әхтәмов икенче урында калды. Бу бәйгедә Трой-Урай мәктәбеннән Рәнис Миннебаев та матур һәм өметле көрәш алымнары күрсәтте. Инде бүген үк бу укучыларны районыбызны киләчәктә данга күмәчәгенә, көчле спортчылар булып җитешүләренә өметләнергә мөмкин. Моның өчен һәркайсына спорт белән шөгыльләнүне туктатмыйча ел дәвамында дәвам иттерү зарур. Көрәшеп йөрү ул бит әле районкүләм бәйгедә катнашу гына түгел, һәркөнне күнегүләр ясарга, үз өстеңдә ныклап торып шөгыльләнергә кирәк. Ә болар өчен мәктәпләрдә бөтен шартлар бар. Тренерлары да элек республикакүләм чемпион булган егетләр.Тикмәгә генә күп мәртәбәләр зур бәйгеләрдә катнашкан көрәшчеләр бер көнлек ярышны ике айлык күнегүләр алыштыра, димиләр бит. Бүгенгедәй район бәйгесенә килгән яшь көрәшчеләр дә башка мәктәпләрдән җыелган осталар белән аралашып тәҗрибәләрен арттырдылар, яңа алымнарга өйрәнделәр. Шуңа мондый бәйгеләрдә элек сирәк катнашкан башка күп кенә мәктәп укучылары да киләчәктә үз активлыкларын җуймыйча, уңышлы төстә дәвам иттерсеннәр иде. Иң мөһиме, җиңү генә түгел, катнашу да зур дәрес ул. Бу ярышка 27 мәктәптән 120 гә якын көрәшче катнашты. Мондый дәрәҗәле ярышта катнашкан яшь спортчылар өчен тагын бер өстенлекле ягын әйтми мөмкин түгел. Монда елның-елында районыбыз авылларында Сабантуй бәйрәмнәрендә көрәшеп баш батыр булып калган егетләр дә бик күп җыелган иде. Авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләрдән 200 гә якын көрәшче катнашты. Алар 6 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Һәр бәйге зур киеренкелек белән узды. 60 килограммга кадәр үлчәүдә өлкәннәр арасында яңаарышлыларга тиңнәр табылмады. Фирдүс белән Айзат Зариповлар икесе дә үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып калдылар. Ә менә 80 килограммлы үлчәүдә Биектаудан Илмир Төхвәтуллин җиңде. 70 һәм 100 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Трой-Урайдан Инсаф Мөхәммәтҗанов белән Динар Галиуллин танылды. Командалар арасында яңарышлылар-беренче, Трой-Урай белән күгәрченлеләр икенче-өченче урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев