Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Булачак инженерлар, конструкторлар

Соңгы вакытта балаларның техник иҗатына зур игътибар бирелә башлады. Фәнни-техник прогресска яшь, талантлы инженерлар, конструкторлар, галимнәр таләп ителә. Ә кадрларны балачактан тәрбияләргә кирәк.

Безнең район үзәгендә дистә еллар буе көймә-авиа модель түгәрәге эшләп килә. Пионерлар йорты каршында оешкан бу түгәрәк бүгенге көндә балалар иҗат үзәгендә эшчәнлеген дәвам итә. Биредә малайлар үз куллары белән модельләр ясыйлар, үзләрен иҗатта, конструкторлыкта сыныйлар. Малайларның техникага тартылуы табигый хәл. Иң мөһиме, алар өчен яхшы шартлар тудырырга кирәк. Бу җәһәттән балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Ю.Тихонов һәм В.Елисеев барлык мөмкинлекләрне файдаланырга тырышалар.


Укучылар төрле ярышларда даими катнашалар. Язгы каникуллар вакытында да алар көймә модельләре буенча Россия беренчелегендә чыгыш ясадылар. Әлмәттә узган бу ярышта 10 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган яшь малайлар көч сынашты. Динар Ихсанов, Станислав Мишин, Эмиль Елисеев һәм Данил Тихонов катнашындагы безнең команда призлы урыннар алмаса да уңышлы чыгыш ясады. Ә көндәшлек бик көчле иде. Татарстанга илебезнең 21 регионыннан, шул исәптән Оренбург, Воронеж, Калининград, Төмән, Екатеринбург, Ростов-на Дону һәм башка шәһәрләрдән командалар килгән иде. Сүз уңаеннан безнең команда авыл җиреннән килгән бердәнбер коллектив буларак катнашты. Моны ярышны оештыручылар һәм жюри да билгеләп үтте.


Алда малайларны күп төрле ярышлар көтә. Иң мөһиме, алар максатчанлыкларын югалтмасыннар, үзләренең техник сәләтләрен алга таба да үстерсеннәр иде.


Рәсемдә: түгәрәктә күнегүләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X