Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бозда соңгы ярышлар

16 март көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында Яз Кубогы турниры булып узды.

Анда Мамадыш районыннан "Берсут", Балык бистәсеннән "Дельфин" һәм Шомбыт авылы командалары катнашты. Табигать шартларының начар булуына карамастан турнир югары дәрәҗәдә узды.


-Атна буе диярлек бозны сакладык. Кич белән хоккей мәйданчыгына су сиптек. Ә көндезләрен яз кояшыннан саклау өчен махсус материал белән капладык,-дип сөйли СОК "Дельфин" ның баш инженеры Р.Имамов.


Ярышны оештыручылар тамашачыларны да кайнар чәй, коймак белән сыйладылар.


Менә икенче ел инде Яз Кубогының генераль спонсоры-дәүләт ветеринария берләшмәсе (җитәкчесе Р.Әгълиев), шулай ук СОК "Дельфин" һәм ДЮСШ.


Киеренке көрәштә "Дельфин" командасы җиңеп чыкты. Икенче урынны Мамадыш районыннан килгән кунаклар "Берсут" командасы алды. Өченче урында шомбытлылар калды. Җиңүчегә Кубок тапшырылды. Моннан тыш барлык призерлар медальләр, Грамоталар белән бүләкләнделәр. Һәр команданың иң яхшы уенчылары да бүләксез калмадылар.

Рәсемдә: Яз Кубогы хуҗалары-"Дельфин" командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев