Балыкбистәлеләр “хезмәткә һәм оборонага әзер"!
Билгеле булганча, 2014 елда Россия Президенты Владимир Путин "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" нормативларын торгызу турында Указны имзалады.
Совет чорының тагын бер матур мирасын, традициясен яңарту инде бу. Яңартылган ГТО физкультура-спорт комплексы буенча 6 яшьтән башлап 8 яшь группасында нормативлар тапшыру күздә тотыла. 2014 елның 1 сентябреннән мәктәп укучылары өчен ГТО нормалары тапшыру кертелде инде. Максатлары да игелекле: төрле яшьтәге гражданнар өчен масса күләм спортны үстерү, аларның физик сәламәтлеген ныгыту, гомерен озынайту.
Безнең район мәгариф учреждениеләре дә бу яңартылган башлангычка теләп кушылдылар. "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" физкультура-спорт комплексы кысаларында спорт ярышлары үткәрелә. Физкультура укытучылары, тренерлар үзләре дә үрнәк күрсәтеп нормативлар тапшыралар.
Әле күптән түгел, "Дельфин» спорт залында Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" физкультура-спорт комплексының 85 еллыгына багышланган кышкы фестиваль уздырылды. Анда барлыгы 80гә якын 11 сыйныф укучысы катнашты. Егетләр һәм кызлар җиде комплекс буенча көч сынаштылар. Күпчелеге хезмәткә дә, илне сакларга да әзер булуларын исбатлап нормативларны уңышлы тапшырдылар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев