Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе Күгәрчен авылында Ринат Курмашев истәлегенә хоккей турниры узды

Кем ул Ринат Курмашев диючеләр табылыр. Ул шушы авылда туып үскән, спорт белән бик тә дус яшәгән, аек тормыш рәвеше белән алып барган һәм юл фаҗигасенә юлыгып яшьли бакыйлыкка күчкән шушы авыл егете. Авылдашлары, дуслары аны онытмыйлар, аның истәлегенә ел саен хоккей турниры оештырып киләләр.

Турнирның күчмә кубогы да булдырылган. Моннан тыш акча фонды тупланган. Быел да турнир Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче районнарының авыл яшьләре командаларын бирегә җыйды. Бу бәйге авыл халкы өчен дә зур бәйрәмгә әйләнеп бара. Карты- корты, баласы- чагасы тамаша кылырга килделәр. Ничә сәгатьләр буена самоварлар кайнап торды, өч казанда плау пеште. Моның өчен яшьләр атап сарык та чалдылар.

Ә бәйге нәтиҗәләренә килгәндә күчмә кубокны Балык Бистәсе үзәге яшьләре алып кайтып киттеләр. Икенче урынга Теләче районының Шәдке авылы командасы лаек булды. Турнир хуҗалары -күгәрченлеләр өченче прзерлар булдылар. Хуҗалар бәйгегә ике составта командалар куйган иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев