Балык - Бистәсе егете Илмир Парижда да сынатмады
Җөмһүриятебез күләмендә мәйдан тоткан көрәшчеләребез аз түгел. Ә матур көрәшләре белән халык күңеленә кереп калганнары бер кулның бармаклары белән генә санарлык инде. Шулар арасында иң беренчеләрдән булып Җәүдәт Хөсәенов, Дамир Хәйриев, Илмир Әхмәтҗанов кебек көрәшчеләрне атыйсы килә. Соңгы елларда татар көрәше күгендә Биектау егете Илмир Төхвәтуллин йолдызы кабынды.
Илмирның әтисе Фәрит заманында авыл Сабантуйларында көрәшкән. Яңа Сала батыры дигән даны бар. Рәмис абыйсы (әтисенең абыйсы) шактый еллар мәйдан тотты. Илмирның биленә беренче тапкыр сөлге салучылар да инде алар. Мәктәптә укыганда исә физкультура укытучысы Фәнис Шәфигуллиннан көрәш серләрен өйрәнә ул. Район күләмендәге ярышларда тәүге чыныгуларын ала. Гомумән, табигатьтән бирелгән көч-күәт өстенә танылган остазлар кулына эләгүе белән дә бәхетле Илмир. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап Түбән Кама политехника көллиятенә укырга кергәч, сәләтле үсмерне танылган тренер Илнар Гәрәев күреп ала. Аның җитәкчелегендә шөгыльльнеп беренче зур жиңүләрен яулый. 2011 елда Татарстан Республикасы беренчелегендә өченче урында кала. Муса Җәлил призларына үткәрелгән бәйгедә икенче урынны ала.
Казан педагогия институтының физик культура факультетында укыганда «Ак барс» көрәш сараенда Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Дәүләтшин кул астында шөгыльләнә башлый. "Вакыйф абый көрәшчеләрне физик яктан чыныктырып, алымнарын камилләштереп кенә калмый, ә бәлки җиңүче психологиясе тәрбияли торган остаз инде. Аның белән биш ел эчендә ике тапкыр Россия, өч тапкыр Татарстан чемпионы булды ул. Өч мәртәбә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән турнирда отты.Россия җыелма командасы составында Япониягә барып та җиңү яулап кайтты. Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды.Үз үлчәү авырлыгында биш тапкыр район Сабантуенда җиңү яулады. 2015 елда исә районның баш батыры булып калды. Шул елда Илмирны беренче тапкыр "эштә" күрдем. Үз үлчәү авырлыгында аңа аз гына да каршы торырдаңлар табылмады инде. Мәйдан уртасында ике көрәшче басып калды . Икесе дә Биектау суын эчеп үскән батырлар. 132килограмлы Дамир Хәйриев һәм 80 килограм авырлыктагы Илмир Төхвәтуллин. Күпләр тәкәне Дамирга биреп куйдылар инде. "Кая Дамирга каршы тора алсын инде бу малай, селкетмиячәк тә, чистага атачак ул аны", диештеләр. Үзем дә ватылып тормас Илмир, күтәртер дә чыгып китәр дип уйлап куйдым. Әмма үз-үзенә нык ышанганлыгы күз карашыннан ук бөркелеп торган Илмир ныклы адымнар белән келәм уртасына чыгып баскач бу фикерем эреп таралды. Әйе, җиңелергә килмәгән бу егет, ай-һай авыр булачак Дамирга. Көрәш "белгечләренең " бәхәсен өзеп алыш башланды. Кем,кемне? Тәҗрибә плюс 50килограммга артык авырлыкмы, әллә гаярь яшьлек плюс техник осталыкмы? Үзеннән авыр көрәшчегә каршы аерым тактикасы бар Илмирның. Һич кенә тик тотмый Дамирны. Әле артка этә, әле үзенә тарта,әле янга каера. Алым ясарга, һөҗүм итәргә ирек бирми инде . чөнки яхшы аңлый. Дамир кысып алса,ычкынырмын димә. Ә үзе Дамирның һәр ялгышын файдаланып алым ясарга омтылды. Ләкин татар көрәшендә гәүдә авырлыгы шактый саллы аргумент шул. Әмма Илмир үҗәтләнеп үз моментын көтте. Алыш вакыты чыгарга бер ничә секунд калгач матур гына нәтиҗәле алым ясады ул. Сокланудан гөҗләп куйды мәйдан...
Быел көрәшчеләр арасында иң мәртәбәлеләрдән саналган Муса Җәлил призларына турнирда беренчелекне алды Илмир. Париҗда уздырылган Сабантуйдагы Бөтендөнья турнирында Швецария вәкилен отып үз үлчәү авырлыгында җиңү яулады. Абсолют батырга алышта икенче урынны алды.
Көрәшнең билбау төрендә дә шактый уңышлары бар якташыбызның. Әле күптән түгел Черкесск шәһәрендә узган Россия чемпионатында өченче урында калды.
Профессиональ спорт дәрәҗәсенә күтәрелгән көрәшебездә мондый җиңүләр яулау җиңел эш түгел. Монда табигать биргән көч , сәләткә генә ышанып ерак китәрмен димә. Ачы тир, туктаусыз күнегүләр аша килгән ул җиңүләр.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев