Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ата-аналар кубогын кем яулады?-Фотолар

Моннан сигез ел элек район үзәгендә яшәүче бер төркем әти-әниләр үзара җыелышып, матди чыгымнарны үзләре күтәреп, 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында хоккей бәйгесе үткәрүне башлап җибәргән иделәр. Быел да Ватанны саклаучылар көне алдыннан әлеге традицион Кубок өчен ярышлар булып узды.

Соңгы елларда бу күркәм бәйрәмне оештыруны районыбыз үзәгендәге игелекле эшмәкәр Юрий Караганов үз өстенә алып килә. Ул һәр елны җиңүчеләр өчен махсус кубок, медальләр әзерли. Билгеле инде "иң яхшы уенчы"ларга һәм җиңүче командага акчалата бүләк тә тапшыра. Елның- елында җиңү яулап килгән "Дельфин" быелгы бәйгегә ике команда куйган иде. Җиде команда арасында алар 1-2 нче, ә Биектау белән район спорт мәктәбе уенчылары 3-4 нче урыннарга ия булдылар.

Ярышта Югары Тегермәнлек, Ямаш, Олы Елга мәктәпләре командалары да матур уен үрнәкләре күрсәттеләр. Һәр бәйгедә яшүсмер спортчыларның күңелен күрү ниятеннән иң яхшыларны билгеләү гадәте яши. Быел да"иң яхшы уенчы" булып Марат Кәримов (Б.Бистәсе), "иң яхшы һөҗүмче" Никита Столяров (Б. Бистәсе), "иң яхшы саклаучы" Айдар Имамов (Б.Бистәсе),"иң яхшы капкачы" исеменә Айназ Камалиев (Биектау) лаек булдылар.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кубок