Россия командасы данын яклап Евгений Гараничев, Тимофей Лапшин, Дмитрий Малышко һәм Антон Шипулин узышты. Эстафетада җиңү команда тырышлыгы, дип әйтергә яратсак та, бүгенге уңышка егетләрдән Антон Шипулин зур өлеш кертте. Үз этабында норвегияле Уле Эйнар Бьорндаленнан 56 секундка соңрак старт алса да, Антон төз ату һәм җитезлеге белән танылган биатлончыны финишка кергәндә узып китә алды. Өченче урында - Франция биатлончылары.
Биатлон. Эстафета. Ир-егетләр. 4×7,5 чакрым.
1. Россия (Гараничев, Лапшин, Малышко, Шипулин) - 1:15.24,1 (1 штраф круг + 12 тидермәү)
2. Норвегия +2,3 (1+10)
3. Франция +1.32,3 (1+12)
4. Германия +2.43,7 (2+12)
5. Украина +4.08,5 (2+18)
Россия егетләре биатлон эстафетасында инде өченче тапкыр рәттән беренче урын яулый. Соңгы 6 эстафетада барлыгы 4 тапкыр җиңү яуланган.
- Бьорндаленны узарыма ышанмаган идем, - диде финишка килгәч Антон Шипулин. - Ул - көчле көндәш. Шулай да кулдан килгәнне эшләдем һәм узышны контрольдә тоттым.
intertat.ru
Нет комментариев