" Ак Барс" үз өендә үзе хуҗа була белә
Бүген " Ак Барс" хоккейчылары үз бозларында гомер илә каршылык күрсәтеп килгән " Авангард" ны буйсындырдылар.
Беренче период бик киеренке баруга карамастан икенчесендә барслар өстенлекләрен раслый килделәр. Тик шулай да, бу уен язмышын өстәмә минутлар хәл итте. Өстәмә уенда " Ак Барс" җавапсыз ике алка кертүгә иреште. Исәп дүрткә ике белән тәмамланды. Дүшәмбе көнне безнекеләр Казахстанның " Барысы" белән көч сынашачак.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев