Соцпакет сайлаган кеше тыныч яши
Тиздән 1 октябрь җитә. Федераль ташламага ия гражданнарга киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы әллә аның урынына акча алыргамы дигән карар кабул итү өчен санаулы гына көннәр калып бара дигән сүз бу.
Мәгълүм булганча, соцпакетны алу-алмау турындагы карар елына бары бер тапкыр гына үзгәртелә ала. Шуңа да табиблар бу карарны яхшылап уйлап кабул итәргә өнди. Инвалидлыкка ия кеше үзенең сәламәтлегенә бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш. Даруга бирелгән акчаларны башка максатларга тоту дөрес түгел, ди алар.
Өстәвенә, кеше натураль ташламалардан баш тартып, акчаны сайласа, башка кыйммәтле дарулар кирәк булган кешеләр өчен дә "аю хезмәтен" башкара. Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар исәбеннән чыгып санала бит. Соцпакет сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыра. Табиб тарафыннан билгеләнгән кайбер препаратларның даруханәләрдә булмавы да шуның белән аңлатыла.
Мәдинә Рәҗәповада өч ел тирәсе элек шикәр авыруы ачыклана. Өстәвенә, кан басымы да уйный башлый. Шул чакта аңа өченче төркем инвалидлык билгеләнә һәм ул социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклылар исәбенә кертелә.
Хәзерге вакытта Мәдинә апа һәрдаим табиблар күзәтүендә. Ай саен аңа 500-600 сумлык дарулар язалар.
- Соцпакетны акчалата алырга уйлаганым да юк. Дарудан башка яши дә алмыйм. Миңа алар бик кирәк. Препаратларны әллә каян эзләп йөрү мөмкинлегем дә юк. Болай исә ай саен табибтан рецепт яздыртасың да, даруханәгә барып аласың. Моның бер авырлыгы да юк. Хастаханәләрдә чиратлар булгалый үзе. Әмма соцпакетны акчалата гына күчерсәң дә, даруларны хастаханәгә бармыйча барыбер алып булмаячак. Шикәр авыруыннан препаратлар рецептсыз гына сатылмый. Шуңа күрә натураль ташламаларны үзем өчен уңайлырак күрәм, - ди Мәдинә Рәҗәпова.
Өстәвенә, авыру теләсә кайсы вакытта көчәеп китеп, тагын да кыйммәтрәк дәвалану таләп ителергә мөмкин. Акчалата бирелгән 716 сумның бу очракта җитмәве дә ихтимал. Натураль формадагы ташламалар исә иң кыйммәтле даруларны да бушлай алырга мөмкинлек бирә.
Ләкин, кызганычка, Мәдинә апа кебек алдагысын кайгыртып карар кабул итүчеләр күп түгел. Татарстанда 370 меңгә якын кеше социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга хокуклы. Әмма ташламаларга ия кешеләрнең 70 проценты аннан баш тартып, акчага өстенлек бирә. Мондый вәзгыять безнең республикага гына хас түгел. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездәге күрсәткечләр күпкә яхшырак. Идел буе федераль округы буенча карасак та, республикабызда төпле карар кабул итүчеләр иң күбе. Ташламалы дарулардан баш тартучылар исәбе округ буенча якынча 80,4 процент тәшкил итә.
Соцпакеттан баш тартып, акча сайлаучылар саны республикабыз районнарында да төрлечә. Кукмара районы, мәсәлән, "кара исемлек"тә (78,2 проценты акча сайлаган). Актаныш, Баулы, Яшел Үзән, Балтач, Нурлат, Бөгелмә, Чистай һәм Алексеевск районнарында да соцпакеттан баш тартучылар күп. Тукай, Яңа Чишмә районнарында вәзгыять яхшырак: анда акчага өстенлек бирүчеләр 60 процент тирәсе. Табиблар моны ни белән аңлатырга да белми - бөтен республикада бер үк төрле шартлар тудырыла кебек. Күрәсең, күмәклек принцибы өстенлек итәдер - соцпакеттан баш тарткан күршесенә икенчесе, өченчесе иярә.
Әмма көн дә авырулар белән очрашкан белгечләр, мондый адымның төзәтеп булмаслык хатага әверелергә мөмкинлеген кат-кат искәртә. Инвалидлык сәламәт кешегә бирелми. Димәк, аңа даими дәвалану таләп ителә. Чир бераз китеп торды әле, дарулар миңа якын арада кирәкми дип, соцпакеттан баш тартучыларның карары үкенечле була күрмәсен, ди алар.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан кеше, карарын үзгәртү өчен Пенсия фонды бүлекчәсенә барып, гариза язарга тиеш. Үз ниятен үзгәртмәүчеләргә яңадан гариза язарга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев