Бу елгы сан алуның хикмәте нидә?
Бу елгы авыл хуҗалыгында сан алу вакытында авыл кешесенең сараенда ничә баш тавык, кәҗә, сарыгы, бакчасында булган алмагач, чия, кура җиләгенең тулы санын исәпкә алачакларын ишеткәч, күпләр салым күләмен арттырачаклар икән дигән сүз таратып өлгерде. Ә чынлыкта ничек соң? Сорауга тулырак ачыклык кертү һәм быелгы сан алуның үзенчәлекләре турында сөйләвен...
-Мәгъмүрә Кыямовна, быелгы сан алуның үзенчәлеге нидә һәм авыл җирендә яшәүчеләрнең салым хакында борчылулары урынлымы?
- Белгәнебезчә, авыл хуҗалыгында соңгы мәртәбә сан алу 2006 елда үткәрелгән иде. Быелгы чарада нибары 22 сан алучы эшлиячәк. Алар районыбызның 27 авылының 10 мең шәхси ярдәмче хуҗалыгында булып, җир мәйданы, техника, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары, сарайда булган мал-туар саны хуҗаның сүзенә карап исәпкә алачаклар. Сан алу кәгазендә хуҗалык алып баручының үзе хакында төгәл мәгълүматлар теркәлми. Шулай ук 19 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 80 фермерлык хуҗалыгы да сан алу исемлегенә кертеләләр. Сан алучыларның 25 проценты 2006 һәм 2010 ел сан алу чараларында катнашкан кешеләр, шактый тәҗрибәләре бар.
Хөкүмәтнең бу чираттагы сан алу чарасы халыкның тормыш рәвешен, яшәешен, ярдәмче хуҗалыкның файдалы ягын билгеләү өчен кирәк. Монда шикләнүләр урынсыз минемчә. Чөнки узган сан алу нәтиҗәләре буенча хөкүмәт тарафыннан байтак кына файдалы программалар гамәлгә кертелде. Мисал өчен, авыл җирендә сыер, кәҗә асраучыларга терлек азыгы алу өчен дәүләттән акчалата ярдәм бирелүен һәркем яхшы белә. Бу елдан башлап авыл җирендә яшәүчеләргә сыер, каз, тавык, үрдәк, күркә сатып алганда күрсәтелә торган дәүләт ярдәме дә шуның ачык нәтиҗәсе диясе килә.
- Әгәр хуҗа үз биләмәсендә сан алучы теркәгән мәгълүматларның сер итеп саклануын теләсә моңа гарантия бармы? Аннан, кайбер хуҗалыкларга тиз генә эләгеп тә булмый бит әле?
- Әйе, сез бик урынлы сорау бирдегез. Сүз дә юк, закон нигезендә сан алучыга белгәннәрен башкаларга тарату катгый рәвештә тыела.
Авыл җирендә сан алудан бер хуҗалык, дача йортлары да читтә калмаячак. Әгәр ниндидер сәбәпләр белән хуҗа кеше үз биләмәсенә сан алучыны кертүдән баш тарта икән, бу очракта аңа хокук саклау хезмәткәрләре, участок инспекторлары ярдәмгә киләчәкләр.
-Ә менә, "Без сан алып йөрибез", дип җинаятькә баручы төрле мошенниклар барлыкка килмәсме, авыл кешеләренә сан алучыларны ничек аерырга мөмкин булыр?
- Чыннан да, тормыш булгач, андый хәлләр дә булырга мөмкин. Әмма, бу хакта алдан кайгырту күрелгән. Авыл кешесе сан алучыдан шикләнсә, ул аның документын таләп итәргә хокуклы. Сан алучыларның барысы да махсус өс киемнәре белән тәэмин ителгән. Моннан тыш аларның һәркайсының түшендә пластиктан эшләнгән махсус таныклыклары була. Инде сан алучыдан паспортын күрсәтүне сорарга да мөмкин. Бу хакта аларның һәркайсы яхшы беләләр, паспортларын үзләре белән йөртәчәкләр.
Әңгәмәне Идрис Аметов әзерләде.
Фотосы: usolie.info
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев