Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Йөрәк серен бүлешеп

Район мәдәният йортында шундый исем астында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кичә үткәрделәр.

Залда кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар иде. Анда Вячеслав Букин, Рәмзия Фәттәхова, Людмила Мозохина, Татьяна Потаповаларның да эшләре бар. Һәр эшләнмә күз явын алырлык, осталык һәм төгәллек белән ясалган.
Кунакларны район башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибуллин сәламләде. Аларны бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек, оптимистик рухта калуларын теләде, җәмгыятьтә актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Борчыган сорауларын тыңлады, чишү юлларын табарга вәгъдә итте. Кичәдә район социаль бүлегеннән дә вәкилләр бар иде.
-Бүгенге кичә көчле рухлы, максатчан кешеләргә багышлана. Сезгә бәхет, шатлык, түземлелек, бер-береңне аңлаучанлык телибез. Тормышыгыз якты ярату хисләре, ышаныч һәм өмет белән тулы булсын,-диде алып баручы Анатолий Автономов. Гөлия Кадыйрова белән Рәсимә Зарипова бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны җыр белән сәламләделәр. Кичәдә бәйрәмгә килгәннәр үзләре дә чыгыш ясадылар. Надежда Борисова шигырь укыды, Әнәс Низамов, Сәлимә Вәлиәхмәтова, Зәйтүнә Сафина, Татьяна Потапова, Габделбәр Шәкүров, Нурия Садыйкова, Анна Горсткова җырлар башкардылар. Баянда татар халык көйләрен Рафаэль Фазлыев уйнады. Илшат Сөнгатуллинның әтисе белән бергә башкарган "Ак кар" исемле шигыре барысын да таң калдырды. Күңелле көйләр, җырлар барысының да күңелен күтәрде, кичә дәвамында шатлыклы елмаюлар һәм алкышлар тынып тормады.
Бу бәйрәмдә талант иясе Вячеслав Букинны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Аның кул эшләрен районда гына түгел, читтә яшәүчеләр дә беләләр. Агачтан ясалган эшләнмәләре теләсә кайсы йортны, бинаны, шулай ук күргәзмәләрне бизәп тора. Социаль һәм мәдәният өлкәсе бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова мәдәният йортында әлеге чарада кул эшләре белән катнашучыларның күргәзмәсен оештырырга чакырды.
-Чыннан да, кешенең тормышын кызыклырак, тулырак итү өчен әллә ни дә кирәк түгел. Бер күрешү, эчкерсез аралашу, нәкъ менә мәкальдәгечә, үзе бер гомер сыман. Ә кичә бу яктан тулы бер бөтенлек белән узды да, минемчә.
Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев