Теләсәң, мөмкинлекләр табыла һәм дә эше дә
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бу елны 111 кеше исәптә тора. Узган ел 547 кеше эш урынлы булган. 64 кеше һөнәргә өйрәнү буенча курсларда укыган.
Өч яшькә кадәр бала ялында утырган биш хатын-кыз курсларда булып белемнәрен арттырган. Пенсия яшенә кадәрге һәм пенсия яшендәге 35 кеше компьютерда өйрәнергә теләк белдергәннәр. Укулар узган елның октябрендә башланган инде.
Әлеге үзәк халыкны эш белән тәэмин итүдән тыш, киңәш һәм белешмә сорап килүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Бу белешмәләр Пенсия фондына, халыкны социаль яклау бүлегенә һәм башка органнарга бару өчен кирәк.
Голназ Зарипова.
Фото с yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев