Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Татарстанда өйләнешүчеләр саны өченче ел рәттән кими

2016 елда республикада 25 778 пар өйләнешкән, алдагы ел белән чагыштырганда бу 15,7 процентка кимрәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева коллегиядә хәбәр иткәнчә, мондый тенденция гомумроссия күләмендә күзәтелә.

2016 елда республикада 25 778 пар өйләнешкән, алдагы ел белән чагыштырганда бу 15,7 процентка кимрәк. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәсе күрсәткәнчә, чирек гасыр эчендә ялгыз булып калырга теләгән россиялеләр саны 3 тапкырга арткан. Ә гаилә коруга күбрәк партнерлык буларак карый башлаганнар.

Шул ук вакытта өйләнешү яшенең арта баруы күзәтелә. Әгәр дә 10 ел элек күпчелек кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгарга теләсә, хәзер мондыйлар өчтән бер өлеш кенә. Шундый ук динамика ир-атлар арасында да - алар гаилә тормышын 30 дан соң башлап җибәрүне кулай күрә.

Әлеге тенденция җиңел аңлатыла, әмма нәтиҗәсе генә зарарсыз түгел. Өйләнешү яше чикләргә ия булмаса да, репродуктив яшь андый сыгылмалы түгел. Сүз уңаеннан, 2016 елда өйләнгән иң олы кияүнең яше - 96, ә кәләшнең - 86. Моның белән бәйле рәвештә әни булу яше дә үсә. 90 еллар уртасыннан ул 25 яшьтән 29 яшькә кадәр диярлек менде, - дип саннар китерде Альбина Шәвәлиева.

Чыганак: tatar-inform.tatar/news

фото: svadbavkazani.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев