Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сыйфатлы бензин нинди булырга тиеш?

Күп очракта без машина багына салган бензинның сыйфатына игътибар бирмибез. Гәрчә, моның турында уйларга кирәк булса да. Бүген "Intertat.ru" журналисты "Сыйфатлы бензин нинди булырга тиеш?" дигән сорауга җавап эзләде. Республикабызда 24 октябрьдән башлап мотор ягулыгы сыйфатын яхшырту максатында тикшерү айлыгы уздырыла. Бүген дә шундый рейдларның берсе Казанның иң эре сәүдә...

Күп очракта без машина багына салган бензинның сыйфатына игътибар бирмибез. Гәрчә, моның турында уйларга кирәк булса да. Бүген "Intertat.ru" журналисты "Сыйфатлы бензин нинди булырга тиеш?" дигән сорауга җавап эзләде.


Республикабызда 24 октябрьдән башлап мотор ягулыгы сыйфатын яхшырту максатында тикшерү айлыгы уздырыла. Бүген дә шундый рейдларның берсе Казанның иң эре сәүдә комплексы каршындагы ягулык станциясендә үтте. Биредә сатыла торган бензин һәм дизель ягулыгын иләк аша уздырдылар.

700 "проба" алынган...

Татарстанда ел саен Министрлар кабинеты карары белән автомобиль станцияләрендәге бензин һәм дизель ягулыгы тикшерелә. Быел гына да шушы айлык кысаларында 330 автомобиль ягулык станциясеннән пробалар алынган. 24 ноябрьгә кадәр бу санны 400гә җиткерергә планлаштыралар.

- Бер ай вакыт дәвамында барлыгы 700 проба алынган. Əгәр бензин тикшерелгәч, аның составында җитешсезлекләр ачыкланса, бу мәгълүмат ягулык станцияләре башлыкларына җибәрелә. Шикаятьләр белән килешмәсәләр, проба нәтиҗәләре тагын бер кат бәйсез лабораториягә юллана. Аннан соң гына төгәл нәтиҗәләрне әйтеп булачак, - ди Татарстанның нефть продуктлары һәм автомобиль ягулык станцияләрен сертификацияләү бүлеге башлыгыШамил Гомәров.

Аның әйтүенчә, "Татнефть", "Татнефтепродукт", "Лукойл" кебек эре ширкәтләрнең үзләренең шәхси лабораториясе бар. Һәр станция үз ягулыгын айга бер тапкыр булса да тикшереп торырга тиеш.



Бүген дә ягулык станциясендә 1 литрлы караңгы төстәге ике шешәгә ягулык салынды. Аннан соң маркасы күрсәтелеп беркетелде. Бер шешә лабораториягә җибәрелсә, икенчесе исә Татарстанның нефть продуктлары һәм автомобиль ягулык станцияләрен сертификацияләү бүлегенә юллана.

Бензинга күпме юл узарга туры килә?

Ә иң кызыгы инде лабораториядә башлана. Чөнки нәкъ менә биредә ягулык төрледән-төрле тикшеренү уза. Ягулык станциясеннән җибәрелгән бензин белән бергә документлар да килеп ирешә. Бензин яки дизель ягулыгы салынган шешәгә шифр, махсус номерлар салынып, журналда теркәлә. Шуны да ассызыклыйк: лабораториядәге хезмәткәрләр ике сменада эшли, бер шешә ягулыкны тикшерү өчен, 24 сәгать (!) вакыт кирәк була икән ләбаса.

- Бензин махсус рәвештә караңгы шешәләргә салына. Сыекчага кояш нурлары төшмәсен өчен шулай эшләнелә. Чөнки ул җылынырга да, парга әйләнергә дә тиеш түгел. Әйтеп узганыбызча, ягулык станциясендә бер үк маркадагы ягулык ике төрле шешәгә салына. Аның берсен лабораториядә тикшерсәләр, икенче шешәне ягулык станцияләре тикшеренү нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта гына кулланалар. Шуңа күрә кайбер очракларда ул хәтта 3 ай да сакланырга мөмкин, - ди "Ресурс Аудит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең лаборатория җитәкчесе Резедә Нигъмәтҗанова.


АИ-92, АИ-95 төрдәге бензины ГОСТ буенча берничә критерий нигезендә тикшерәләр. Мисал өчен, 92нче маркалы бензинга түбәндәге критерийлар исәпкә алына:


- күкерт күләме;
- ягулыкны бакыр пластинкада сынау;
- ягулыкның тышкы кыяфәте;
- 15 градус җылыда ягулыкның тыгызлыгы;
- сумала концентрациясе;
- 70, 100, 150 градус җылыда парга әйләнгән бензинның күләме.

Әгәр бензин яки дизель ягулыгы бер критерий буенча гына да нормага туры килми икән, димәк, бу төр ягулык - брак дигән сүз!



Иң мөһиме - күкертнең күпме булуы?

Бензин булсынмы ул, дизель ягулыгымы, аның составында күкертнең күпме булуы - иң мөһим критерийларның берсе. Аны лабораториядә спектрон дип аталган махсус җайланмада тикшерәләр. Мисал өчен, 95нче маркалы бензин махсус кечкенә генә савытка салына. Аннан соң аның өстен 3 миллиметр калынлыктагы пленка белән каплап, шушы спектронга кертәләр. Шушы җайланмада ул ике тапкыр тикшерелә.

Инженер Ольга Старшинова әйтүенчә, тикшергәндә аз гына тайпылышлар булгалый. Ләкин бу сирәк очрый икән. Мисал өчен, кайвакытта күрсәткечләрнең 2-3 тапкыр артыграк булган чаклары да була. Әгәр бензин күкерт күрсәткече буенча нормага туры килмәсә, димәк, аны кулланган машиналар әйләнә-тирәгә бик каты зыян сала. Ягулыкта күкерт күп булган саен, аның зарары да күбрәк. Бүген без тикшергән бензинда 1 килограмм ягулыкка 5,3 миллиграмм күкерт туры килә иде. Бу - норма, чөнки әлеге күрсәткеч 10га кадәр нормаль, дип санала.


Инде берничә ел дәвамында М7 трассасында көймә, мич ягулыгы саталар. Аларда күкерт нормадан мең тапкырга артыграк. Йөк машиналары шул ягулык белән файдалана, чөнки аның бәясе 5-6 сумга арзанрак. Ләкин аның әйләнә-тирәгә күпме зыян салганлыгы турында уйлап караган кеше бармы икән?

Күкерт белән беррәттән, ягулыкның дөрләп китү температурасы (температура вспышки) да тикшерелә. Әгәр кышкы ягулык икән, бу вакытта ГОСТ буенча температура 40 градустан да ким булмаска тиеш.



- Без тикшеренүне әле генә башладык. Хәзерге вакытта температура 23 градуска җитте. Әлеге процесс 10-15 минут дәвам итә. Бу төр тикшеренү бүлмә температурасында түгел, ә махсус утта карала. Җәйге ягулык исә 55 градустан да ким булмаска тиеш. Без тикшергән ягулыкның температурасы 55 градус булуы ачыкланды. Димәк, бензинның сыйфаты яхшы, - ди лаборантАлена Базаева.

Әйтергә кирәк, бу төр лабораториядә, чын мәгънәсендә, эш көне-төне кайный. Чөнки мондый хезмәткәрләр ике сменада хезмәт куя. Бүген иртә белән алынган бензин пробаларын кичке 6дан соң тикшерәчәкләр.

- Сыйфаты начар булган ягулык белән үз гомеремдә бер тапкыр гына очрашкан бар. Шуның аркасында ягулык кирәгеннән артык сарыф ителгән иде. Хәзер әлеге станцияне читләтеп узам, - ди машина йөртүче Ленар Насыйбуллин.

Узган еллар белән чагыштырганда, Татарстанда лаборатория тикшеренүләреннән соң, бензинның сыйфаты яхшыра башлаганлыгы ачыкланса, дизель ягулыгының сыйфаты шул ук дәрәҗәдә кала икән.

Татарстанда ягулык сыйфаты 2005 елдан тикшерелә башлый. Ул вакытта республикадагы автомобиль ягулыгы нормага туры килмәү 22 процент булса, 10 елдан соң әлеге күрсәткеч 4 процентка калган.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев