Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Социаль мәсьәләләр

Социаль яклау бүлеге тарафыннан “Язгы шәфкатьлелек атна”сы башланып китте

Язгы шәфкатьлелек атнасы

Социаль яклау бүлеге тарафыннан "Язгы шәфкатьлелек атна"сы башланып китте. Шушы көннәрдә шәхси йомышлары белән социаль яклау бүлегенә килүчеләргә хезмәткәрләр мәрхәмәтлеккә өндәүче мәгълумати листовкалар өләшкәннәр.

Атна дәвамында да кызыклы чаралар каралган. Социаль яклау хезмәткәрләре үзләре дә читтә калмыйча, һәр акциядә катнашачак. Икенче мәктәп укучылары белән бергә үзәккә чыгып кәнәфер чәчәкләре таратачаклар. Волонтерлар белән берлектә өлкән буын вәкилләренә бакча эшләрендә булышырга планлаштыралар. Шулай ук социаль хезмәткәр үзенә йөкләнгән өлкәннәрне кунакка чакырып мунча кертәчәк. "Тукта, мизгел" исеме астында фотокүргәзмә дә эшлиячәкләр. Берничә яшь буын вәкилен җыеп Георгий лентасын кулдан ясарга уйлыйлар. Соңыннан шул кул эшен балалар бабаларына бүләк итәчәк.

Фото: http://khoda.gov.ua/socialnye-sfera?page=41

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев