Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы җирлегендә мобиль төркем эшләде
Төркем составында Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Доверие"-"Ышаныч" үзәге белгече Ольга Рагимова, район үзәк хастаханәсе врач-терапевты Николай Демьянов, шәфкать туташы Гөлсинә Хөснетдинова, Пенсия фондыннан әйдәүче белгеч Рәмзия Зәкиева, үзәк даруханә мөдире Гөлфия Муксинова бар иде.
Алар мәдәният йортында авыл кешесенең иң борчыган сорау-үтенечләрен кабул иттеләр. Максатлары - халыкның яшәешен, аларны борчыган проблемаларны өйрәнү иде. Халык очрашуга бик теләп килде. Авылдашыбыз Фирдәүсә апа Хөсәенова:
- Аллага шөкер, авылыбызда барлык мөһим социаль объектлар бар: клубыбыз, мәктәп, балалар бакчасы, китапханә гөрләп тора. Фельдшер-акушерлык пункты, почта, кибетләр дисеңме… Яшәү, көн күрер өчен бөтен шартлар тудырылган, алга таба да дөньялар имин булып, шушы юнәлештән тайпылмасак иде, - ди.
-Хәзерге тормышыбыз бик яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин сугыш чорында күргән авырлыклар, балачакта, яшьлектә, күргән михнәтләр һаман онытылмый, - ди Габдуллаҗан абый Вәлиев.
Авылда даруханә юклыкны һәм башка мәсьәләләрне дә күтәрде халык.
Шулай ук юлламалар, ташламалар хакында да сораулар күп булды.
Нәфига апа Галимова: “Өлкән кешеләргә, ялгыз яшәүчеләргә автоматлаштырылган янгын кисәтү сигнализациясен (АПС) урнаштырсалар иде”, - дигән тәкъдим белән чыкты.
Ике сәгатьтән артык очрашуда һәрбер сорау-мөрәҗәгать язмача теркәлеп барды.
-Сорауларның берсе дә игътибардан читтә калмый, аларның барысы да алга таба уңай хәл итүне күздә тота, - диде Айгөл Вафина. Авыл халкы мондый эшлекле очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен иде, дигән теләктә калды.
Рәзилә
Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа