Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Һәркемгә бәхетле картлык язсын-Фотолар

Картлык... Һәркемгә дә, кайчан да булса килә торган хәл. Картлык-шатлык түгел, дигән әйтем бар. Гомер көзе җитеп, кулдан эш киткәч, нишләмәк кирәк.

Беркемгә дә үпкәләрлек түгел. Картлык кемгә, ничек килә бит әле. Кемдер олыгайган көнендә үз нигезендә балаларының кадер-хөрмәтен күреп яши. Икенче берәүләр ялгыз булса да үзен-үзе тәрбияләп йортыннан бакыйлыкка күчә. Өченчеләр исә, көч-куәте киткәч нигезен ташлап картлар йортына китәргә мәҗбүр була. Өлкән яшьтәгеләрнең "Бәхетле картлык насыйп булсын. Яшь чакта ничек тә үтә ул. Картлыкка калдырмасын",-дип теләгәннәрен ишеткәнем бар минем. Шундый уйлар белән Корноухово "Картлар йорты"на килеп җиткәнебезне сизми дә калганмын.

"Картлар йорты" карар кешесе, сыеныр почмагы булмаганнар өчен 1997 елда иске хастәханә бинасында ачыла. 1999 елда җитәкче итеп Рәмзия Сатдинова билгеләнә. Бина иске булганлыктан яңасына күчү ягын барлый башлый алар. Корноухово хастәханәсе ябылгач, шул бинага күчәргә тәкъдим итәләр. 2007 елда бик яхшы ремонт эшләп, шунда күченәләр. Хәзерге бина кырык биш урынга исәпләнгән. Биредә егерме алты ир-ат, ундүрт хатын-кыз тәрбияләнә.

Бинага килеп керү белән һәр җирдә тәртип, чисталык күзгә ташлана. Иң беренче каршыга әби һәм бабайлар очрады. "Ничек хәлләрегез?"- дигән сорауга, елмаеп "Әйбәт",-дип җавап бирделәр. Түргәрәк үттек. Бер тәрбияләнүчеләрнең бер төркеме ашханәдә тезелеп утырганнар иде. Бүген аларда бәйрәм икән. "Ягез әле әбиләр" конкурсы оештырган алар. Кунакка халыкны социал яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Минзия Валиева килгән иде. Кичәне китапханәче Татьяна Угарова алып барды. Анда җитәкчеләр үзләре катнаштылар. Хезмәткәрләр бу бәйгедә үзләрен гел икенче яктан ачтылар. Әби буларак бәйгедә көч сынашты алар. Болар Рәмзия Сатдинова, Гөлсинә Хәмидуллина, Нурсәнә Закирова, Кәүсәрия Юсуповалар булдыра алганча тырыштылар. Кичәдә катнашучы һәркемгә әби-онык персонажы булган әкиятләрдән сораулар бирелде. Биредә тәрбияләнүче өлкәннәр дә бәйгечеләргә җавап бирүдә булышып утырдылар. Тәлинкәгә салынган бөртекле культуралар арасыннан үзләренә тиешлесен билгеле вакыт эчендә җыеп алу ярышы бигрәк тә кызыклы булды. Катнашучылар уйный-уйный җыр да суздылар, биеп тә күрсәттеләр. Шалкан әкиятен сәхнәләштергәндә залда утыручы өлкәннәрнең йөзләрендә елмаю күренде, күңелләренә шатлык өстәлде. Аннан соң катнашучылар аш-су осталыкларын да күрсәттеләр, рецептлары белән уртаклаштылар. Ахырда алып баручы барысына да дипломнар тапшырды. Бәйрәм тәмамланганнан соң монда тәрбияләнүче әбиләрнең дә әйтер сүзләре булды. Нәкыя Сабитова шигырь сөйләргә ярата икән. Бүген дә һәркемгә сәламәтлекне шигырь юллары белән теләде. Ул күптән түгел генә Чүпрәле районыннан килгән. Монда бик ошавын әйтте. Фәридә Закированың монда килгәч, аның протезларын яңарталар. Үзен ул бик әйбәт хис итә. Аның өчен янып, көеп эшләүче тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерде. "Минем күп еллар күзләрем күрмәде. Монда килгәч, мине операциягә алып бардылар. Шуннан якты дөньяны күрә башладым. Урамга чыга алам, табигатьне күзәтәм",- дип сүзгә кушылды Флера Хөсәенова.

-Быел да кайберләре санаторийга барып, сәламәтлекләрен яхшыртты. Һәр бәйрәмне, күңелле итеп үткәрәбез. Туган көннәрне дә билгеләп үтәбез. Аларга бик ошый",-диде "Картлар йорты" җитәкчесе Рәмзия Сатдинова.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт картлар