Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Районда гаилә кора алмаган егетләр һәм кызлар күбәйде

Ялгызлык проблемасы шәһәр һәм районнар буенча киң таралган. Соңгы елларда егетләр камыт кияргә ашыкмый, кызлар насыйп яр таба алмый интегә. Шәһәрләрдә ирләр юк дисәләр, авылларда кызлар юк, дип зарланалар. Районда, авылларда ниндидер сәбәпләр аркасында гаилә кора алмаган егетләр һәм кызлар күбәйде.

-Безнең районда да бу мәсьәләдән чыгу юлларын эзлиләр. Яз башыннан татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы, район һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшеп "Гашыйклар" клубы оештырды. "Районыбызда яшәп үзләренә тиң пар канатын эзләүче егет-кызларыбызны барлап аларны очраштырып, таныштырып, кавыштыру безнең максатыбыз. Шуның өчен районыбызның авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә авылларда шушы көнгә кадәр ялгыз йөргән, сыңар канат белән яшәгән егет-кызларыбызның исемлеген барладык",-дип сөйләде "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчечсе Фирдания Әхмәтҗанова.
Күптән түгел генә "Әйдәгез, танышыйк!" дип исемләнгән җырлы-биюле беренче кичәне уздырды алар. Анда алты авыл җирлегеннән 19 егет һәм кыз чакырылган. "Кичә ябык формада барды. Аларның һәрберсе белән таныштырдык. Гаилә хәле турында сөйләдек. Бу егет-кызлар миңа шулкадәр ошады, уңган булган икән үзләре. Ниндидер бер кечкенә генә сәбәп аркасында яшь вакытта тиң ярларын таба алмый калганнар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә