Пенсионерлар игътибарына: Бу елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация ясалмый
Район пенсия фонды идарәсе Рәсәй законнарындагы үзгәрешләр нигезендә, бу елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация ясалмавын хәбәр итә.
Шулай итеп, агымдагы елның февралендә пенсиянең иминият өлешенә 4 процент индексация ясау эшләүче пенсионерларга кагылмаячак. Әгәр пенсионер узган ел ахырында эштән киткән булса, бу хакта аңа пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Ә инде апрель аеннан социаль түләүләр өчен артачак 4 процент индексация барлык пенсионерларга да кагыла.
Фото: http://user.vse42.ru/files/P_S1280x957q80/Wnone/ui-55cc0be5d8a123.68788208.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев