Ни аяныч, һәр ике никахның берсе таркала. Юк кына сәбәпне бар итеп, «холыклар туры килмәде» диләр дә, кайчандыр бер-берсеннән башка яши алмыйбыз дип вәгъдәләр бирешкән яшьләрнең һәркайсы үз юлыннан китеп бара. Уртак бала булмаганда әле бер хәл, ә инде гаиләдә сабыйлар булганда, ул чын-чынлап зур фаҗигагә әйләнә.
Әтисен дә, әнисен дә бертигез яраткан, берсен дә югалтасы килмәгән бала ике ут арасында кала. Күп очракта, ул ятим исемен күтәреп, аталы килеш әтисез, әнисе белән генә яшәргә мәҗбүр була. Ә әти дигәнебез бала алдында үзенең дә бурычы барлыгын онытып, хәтта алимент түләүдән дә баш тартып яши башлый. Татарстанда мондый «күке» аталарның үз балаларына түләмәгән алиментларының суммасы ике миллиард сумга җиткән.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Бала хокуклары Вәкиллеге аппаратында Республикада бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Татарстан суд приставлары башлыгы Радик Ильясов белән берлектә, халыкны кабул итте.
- һәр җан иясе киләчәк буыны турында кайгыртырга тиеш. Бу - табигать кануны. Җәнлек-кошлар аны үтәргә тырыша. Тик менә кеше нишләптер бу олы бурычын оныта. Ә бит моңардан балалар җәфа чигә. Акча җитмәү сәбәпле, алар теләгән түгәрәкләренә йөри, теләгән җирләренә бара һәм, гомумән, талантларын үстерә алмыйлар. Атна саен уздырыла торган әлеге кабул итүләрдәге мәсьәләләрнең күбесе шул алиментка кайтып кала.
Бу юлы да ул тулаем диярлек, шул четерекле темага багышланды. Кеме генә юк икән бу дөньяның. Бигрәк катлаулы яши инде адәм баласы. Бер ир-атның баласына булган бурычы өч йөз мең сумнан артып киткән. Әти булганнарның күбесе үз баласына алимент түләмәс яки аз түләр өчен, төрле хәйләләргә бара: рәсми эштә эшләми, хезмәт хакын аз итеп күрсәтә, тамырларында үз каны агучы баласына, ничек тә булса, ярдәм итмәскә тырыша. Яңа гаилә төзегәч, баласы барлыгын бөтенләй оныта андыйлар. Кайберләре, аның үзенеке икәнен исбатлар өчен, ДНК анализлары тапшыралар, аннан соң да үзенеке дип танымыйлар.
Дөрес, алимент түләмәүчеләр белән дәүләт тә көрәшне кискенләштерде. Алар чит илгә чыга алмыйлар, машина йөртү хокуклары чикләнә. Ә инде аталык вазифасын үтәүдән, алимент түләүдән бөтенләй баш тартып, качып йөрүчеләрне хәтта җинаять кодексы буенча хөкем дә көтә. Кабул итүгә килгән ханымнар (аларның күбесе 25-40 яшьлек) ирләренең бала тәрбияләүдә ярдәм итмәвеннән зарланды, баланы ялгыз үстерүнең авырлыгын сөйләгәндә күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды. Алар инде суд бусагасын шактый таптаганнар, нәтиҗәсе күренмәгәч, ярдәм эзләп, бирегә килгәннәр. Ә бер әти, киресенчә, баланы күрсәтмәүләренә зарланып, моңа хокукы барлыгын исбатлап килгән.
Аларның гозерләрен тыңлаганнан соң, Гүзәл Удачина, Радик Ильясов бу эшләрне ныклап өйрәнергә, ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Ярдәм сорап килүчеләр үз дигәннәренә ирешерләр, җиңәрләр дә бәлки. Ләкин балаларының бәхетен моның белән генә арттыра алырлармы икән?
Чыганак: aznakaevo-rt.ru
Нет комментариев