Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Иске көзге сабыйның үлеме турында кисәтергә теләгән

Фидратның шатлыгы эченә сыймый бүген. Ниһаять, ничә еллар көткән хыялы тормышка ашты - яраткан Лилиясе малай бүләк итте аңа! Малай - нәсел дәвамчысы! Ике кызлары инде буй җиткереп, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларында белем алалар. Өр-яңа нарат бурадан салган ялан кадәр өйләре кызлар киткәч, ничектер бушап, ямансулап калган төсле булды....

Фидратның шатлыгы эченә сыймый бүген. Ниһаять, ничә еллар көткән хыялы тормышка ашты - яраткан Лилиясе малай бүләк итте аңа! Малай - нәсел дәвамчысы!

Ике кызлары инде буй җиткереп, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларында белем алалар. Өр-яңа нарат бурадан салган ялан кадәр өйләре кызлар киткәч, ничектер бушап, ямансулап калган төсле булды. Инде менә улы кайткач, өйгә яңадан җан иңәр,татлы бала-чага авазы белән тулыр, ичмасам!

Күңелле уйларга бирелә-бирелә Фидрат тиз генә юынып, кырынып алды. Радиодан агылган дәртле көйгә кушылып, җырлап та җибәрде әле. Тамак ялгагач, ишегалдындагы кош-кортларны карап керергә уйлады ул. Чыгып барышлый кием элгече янында торган көзгегә никтер күз саласы итте. Көзгедә әллә төтен, әллә парга охшаш сәер болыт чагылып киткән төсле булды Фидратка. Күзләрен угалап, тагын карады, бу юлы үзенең аптыраулы кыяфәтеннән башка нәрсә күренмәде. Бераз сәерсенсә дә, дулкынлануга сылтады, көзгегә карап елмаеп бармак янады да тышка чыкты.

Нинди рәхәт! "Мин әти! Кабат әти булдым!!! Минем улым бар!" - дип бар дөньяга кычкырасы килде аның.

Иртәнге көндәлек мәшәкатьләрдән котылгач, үзенең кадерлеләре янына бала тудыру йортына ашыкты. Юл уңаеннан кибеткә сугылып күчтәнәчләр алды.

Санаулы көннәрдән улы белән хатынын чыгардылар. Атна ялларына кызлары очып кайтып җитте. Бәби күрергә дип, туган-тумача, дус-иш агылды. Бу көннәрдә аларның өйләре күңелле чыр-чулардан гөр килеп торды.

Көн арты көн үтте. Уллары Айваз үзенең яңа һөнәрләре белән аларны шатландыра торды. Бик тере бала булды ул: кайчан гына үрмәли башлады, инде менә тәпи дә йөреп китте. Теле дә ярыйсы гына ачылып килә үзенең. Ишек катындагы көзгене бигрәк үз итте инде. Шунда барып баса да, быдыр-быдыр ниләрдер сөйләнгән була. Көзгегә бармагы белән төртеп, әти-әнисенә нидер аңлатырга тели. Баштарак бу хәлгә артык игътибар бирмәсә дә, Фидрат пошаманга бирелә башлады.Теге көнне күренгән сәер төтен кылт итеп исенә төште. Бу хакта Лилиягә дә сөйләп бирде. Бергәләп уйлаштылар да, иске өйләреннән күчергән әлеге көзгедән арынырга булдылар. "Бәласеннән башаяк, көзгеләр турында әллә нинди ырым-шырымнар сөйлиләр бит..." - дип, Лилия дә иренең шикләнүләрен куәтләп алды.

Ни дисәң дә, чит кеше нигезенә йорт салдылар. Шәһәрдән кайтып урнашкач, башта иске йортта яшәделәр. Хуҗалары начар кешеләр булмаса да, инде вафатлар, аларның үткәне яшь гаиләгә бик үк мәгълүм түгел иде. Борынгы җиһазлар хәзер модада дип, көзгене дә алар яңа төзегән өйләренә алып чыктылар.

Көзгедән арынган көнне Айваз төне буе тынгысызланып чыкты. Әти-әнисенә дә йокы бирмәде. Көзге торган урынга яңасын куйсалар да, Айваз анда яңадан якын да бармады.

Көннәр үтә торды, баштарак ярыйсы гына бытылдаган малай бөтенләй бер аваз да бирми башлады. Бала телдән калды. Бу хәлне нәрсәгә юрарга белмәгән ата-ана аны кая гына алып бармады да, кемгә генә күрсәтеп карамады. Тик нәтиҗәсе генә булмады шул...

"Без күрәсен, башка күрмәс", - дип язмыш белән килешеп яши бирде алар. Фидрат эштә, Лилия бала белән өйдә булды. Көннәр әкрен генә үтә бирде.

Лилия анда-монда барганда, күрше карчыгы Зәбирәгә баланы калдыргаладылар.

Лилиянең ашыгыч эш чыгып, район үзәгенә барасы көнне тагын бала янына Зәбирә әбине дәштеләр. Әби ышанычлы, ипле генә булгач, тыныч күңел белән чыгып китеп була. Лилия улын кочаклап үпте дә, ишеккә юнәлде. Кабат борылып улын озак кына кочагына алып сөйде. Әллә нигә бик-бик моңсу булып китте аңа. Зәбирә әби: "Барыгыз, бар, юлдагыларның юлда булуы хәерле!" - дип артларыннан озатып калды.

Зәбирә әби Айваз белән мәш килде. Аны уйнатты, әкиятләр сөйләде. Караса, кырында утырган бала, аның әкиятен тынлый-тынлый, башын мендәргә төртеп, эреп йокыга да киткән. "Әй, рәхмәт төшкере, бала!" - дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә әби чәй куйды. Шулчак келт итеп, өендә ипи басып куйганы исенә төште. "Бала йоклаганда тиз генә калайларга салырмын", - дип чыгып керергә булды. Ипиләрен калайга урнаштыруга, ишегалдындагы тавык-чебешләре аякка уралды. Аларга ашарга салуга, ипиләре кабарып менде. Шулай итеп, шактый ара узды. Ә бу вакытта, күрше өйдә чәй кайнап бетеп, кызган чәйнектән тәрәз челтәрләренә ут үрелде. Махсус кабызгандай өйне ялкын камап алды. Зәбирә карчык исенә килгәндә инде соң иде......

Бар дөньяның асты өскә килде. Фидрат белән Лилиянең хәлен аңлатырлык сүзләр җитмәс иде. Бәгырь җимешеңне югалтудан да ачырак хәсрәт юктыр бу җирдә...

Бары шактый вакыт үткәч кенә Фидрат әлеге фаҗиганең сәбәбенә төшенгән күк булды: көзге! Тукта, иске көзге аларны искәртергә, кисәтергә теләгән түгелме соң?

Фидрат кабаланып келәткә керде һәм тетрәнүдән катып калды. Алар өйдән чыгарып куйган иске көзге меңнәрчә кисәкләргә чәрдәкләнеп беткән иде.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев