Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Җирдән дөрес файдаланырга кирәк

Җир участогын рөхсәт ителгән файдалану анда торак, бина төзү, кыскасы нинди максатларда файдаланырга мөмкин булуын билгели. Җир участогының бәясе, җир салымының күләме рөхсәт ителгән файдалануга турыдан-туры бәйле. Ә кайбер җир хуҗалары участокларны җиргә хокукны билгели торган документта күрсәтелгән рөхсәттәгечә генә файдаланырга мөмкин булуын белмиләр дә. Закон нигезендә, җирне рөхсәт ителгән...

Җир участогын рөхсәт ителгән файдалану анда торак, бина төзү, кыскасы нинди максатларда файдаланырга мөмкин булуын билгели. Җир участогының бәясе, җир салымының күләме рөхсәт ителгән файдалануга турыдан-туры бәйле. Ә кайбер җир хуҗалары участокларны җиргә хокукны билгели торган документта күрсәтелгән рөхсәттәгечә генә файдаланырга мөмкин булуын белмиләр дә. Закон нигезендә, җирне рөхсәт ителгән максатларда файдаланмаган очракта, җиргә хокуктан мәхрүм итү һәм башка чаралар каралган (мәсәлән, аренда түләвен ике тапкырга арттыру).
Мисал өчен җир участогы хуҗасы Н. ны алыйк. Аның җир участогы торак төзү өчен билгеләнгән. Әмма Н. аны гаилә бизнесы өчен файдаланырга, кибет төзергә уйлый. Болай эшләргә мөмкинме, җир участогын файдалануда проблемалар тумасмы? Бу һәм башка сорауларга ТР буенча "Кадастр палатасы" федераль бюдҗет учреҗдениесе директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина җавап бирә.
- Җир участогы рөхсәт ителгәнчә генә файдаланылырга тиеш әлбәттә. Шуңа да бу очракта, торак төзү өчен бирелгән участокта кибет салу өчен участокның рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртергә кирәк.
- Ә нәрсәдән башларга?
- Иң элек Архетиктура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (андый орган булмаса Башкарма комитетта, яки милек, җир мөнәсәбәтләре Палатасында) участок урнашкан торак пунктта җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләре расланганлыгын ачыкларга кирәк. Бу документ торак пунктны территориаль зоналарга бүлә һәм төзелеш, җир участокларын, биналарны файдалану тәртибен билгели. Әгәр андый кагыйдәләр расланган булса, шунда ук участокның нинди зонада урнашуы турында белешмә, ул зонада рөхсәт ителгән файдалану төрләре исемлеген алырга кирәк. "Кибет" рөхсәт ителгән файдалануның төп яки ярдәмче төрләренә кертелгән икән бу белешмә белән Кадастр палатасына киләсең һәм участокны рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртүне исәпкә алу турында гариза бирәсең. Мондый гаризаны җир участогына хокукы булган кеше яки аның ышанычлысы бирә ала.
- Әгәр кибет күрсәтелгән исемлеккә кертелмәгән булса?
- Бу очракта, шулай ук торак пунктта җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре расланмаган булса, рөхсәт ителгән файдалану мәсьәләсе ачык тыңлауларда карала. Аны үткәрү өчен җирле администрациягә гариза бирергә кирәк. Тыңлауларны бу торак пунктта яши торган граҗданнар катнашында комиссия үткәрә. Ачык тыңлаулар нәтиҗәсе буенча җирле администрация башлыгы рөхсәт ителгән файдалануны үзгәртү турында карар кабул итә. Бу карар Кадастр палатасына җибәрелә, 30 эш көне эчендә күчемсез милек дәүләт кадастрына үзгәрешләр кертелә. Әлеге документны кулына алгач, җир участогы хуҗасы мөстәкыйль рәвештә Кадастр палатасына үзгәрешләрне исәпкә алу турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев