Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарга пенсиягә чыкканда ташламалар бирелә

"Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарга пенсиягә чыкканда ташламалар биреләме?"

Газета укучыларыбызның бу соравына Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Минзия Валеева җавап бирә:
"Инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсе: ир-атлар 55 яшьтән (хезмәт стажы 20 елдан ким булмаса), хатын-кызлар 50 яшьтән (хезмәт стажы 15 елдан ким булмаса) пенсиягә чыгалар.
Инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән опекуннарга һәр 1 ел 6 ай опека өчен пенсиягә чыгу яше бер елга киметелә. Әмма биш елдан да артыкка түгел. Шулай ук ир-атларның хезмәт стажы-20, хатын-кызларның 15 елдан ким булмаска тиеш.
Пенсиягә алдан чыгу хокукын билгеләгәндә ата-ананың үз балалары белән беррәттән уллыкка алынганнары да, вафат булганнары да исәпкә алына.
Баланы сигез яшькә кадәр тәрбияләү фактын раслаучы документлар сыйфатында җирле үзидарә, торак органыннан белешмә яки тиешле мәгълүматлар булган башка документлар, кирәк булганда бу фактны раслаучы суд карарын алып килү сорала. Ә баланың инвалид булуын табиб тикшерүе актыннан өземтә раслый. Аны Пенсия фондының территориаль органына федераль медико-социаль экспертиза учреҗдениесе җибәрә".
Идрис Аметов язып алды.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид