Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Электрон хезмәте үзенең тизлеге белән шаккатыра

Электрон хезмәте үзенең тизлеге белән шаккатыра. Вакытың янга кала, чират торырга кирәкми. Социаль яклау тармагы да заман белән бергә атлый.

Социаль ярдәм (субсидия, пособия) алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең "Шәхси кабинет" порталы аша документ тапшырырга була. "Юл өчен субсидия" һәм "ЖКХ" бүлекләрендә түбәндә язып үтелгән дәүләт ярдәменә электрон гариза язу инструкциясе күрсәтелгән. Болар:
*Пенсиядәгеләргә юл өчен айлык түләүне билгеләү,
*Субсидия өчен гариза бирү,
*Аерым категориялеләргә субсидия-ташлама өчен гариза бирү,
*Күп балалы гаиләләргә субсидия билгеләү өчен гариза бирү.
Электрон вариантта хезмәт күрсәтү популяр һәм гади. Сорауларыгыз булса район социаль яклау бүлегенә 22-098, 21-156 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Электрон хезмәте Социаль ярдәм