Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бензин – сыйфатлырак, бәяләр – кыйммәтрәк (видео)

Татарстанда мотор ягулыгы сыйфаты илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырганда яхшырак. Агымдагы елда да тикшерелгән бензин-дизель ягулыгының 3,2 проценты гына тиешле стандартларга туры килми дип табылган. Күп еллар эчендә беренче тапкыр зур компанияләр арасында сыйфатсыз ягулык сату очраклары ачыкланмаган. ЯҢА ЕЛГА МАШИНА ХУҖАЛАРЫНА «БҮЛӘК» Якындагы вакытта республикабызда бензин бәяләренең артуы көтелә....

Татарстанда мотор ягулыгы сыйфаты илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырганда яхшырак. Агымдагы елда да тикшерелгән бензин-дизель ягулыгының 3,2 проценты гына тиешле стандартларга туры килми дип табылган. Күп еллар эчендә беренче тапкыр зур компанияләр арасында сыйфатсыз ягулык сату очраклары ачыкланмаган.

ЯҢА ЕЛГА МАШИНА ХУҖАЛАРЫНА «БҮЛӘК»

Якындагы вакытта республикабызда бензин бәяләренең артуы көтелә. Илебезнең 10 төбәгендә ягулыкка бәяләр өскә үрмәләгән инде. Берничә көн элек Татарстанда ягулык сата торган күпчелек компанияләр дә Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсенә бензин бәяләрен арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

- Татарстан беркайчан да беренчеләрдән булып ягулык бәясен арттырмый. Әмма бензин бәясе завод бәясеннән генә тормый бит. Транспорт, энергетика чыгымнары арта, эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру таләп ителә. Бәяләрне күтәрүне сорап мөрәҗәгать иткән ягулык сатучы компанияләр шуны сәбәп итеп күрсәтә, - ди Роберт Гыйләҗиев.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада Идел буе федераль округы буенча бензинның барлык төрләренә дә диярлек бәяләр иң түбәннәрдән.


Әйтик, 14 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда АИ-95 бензинының бәясе 37,30 сум тәшкил итә. Бу - Идел буе федераль округында иң очсызы. АИ-92 бензины республикада уртача 34,50 сумнан сатыла. Округ буенча уртача бәя исә - 34,98 сум. АИ-80 бензины гына уртача бәяләрдән бераз кыйммәтрәк - 33,40 сум тора (уртача бәя 33,25 сум).


- Хәзерге вакытта идарә тарафыннан бензин бәяләрен арттыру мөмкинлеге карала. Бу үсеш яңа елга кадәр булыр, мөгаен. Әмма бензин бәяләре кискен күпкә артмаячак, - дип ышандырды Роберт Гыйләҗиев.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Чыганак: ntertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев