Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе районында милли проектлар эшчәнлегендә нинди яңалыклар бар

Агымдагы елда районыбыз буенча милли проектлар үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүгенге көнгә кадәр күп эшләр башкарылды. Бу юнәлешләр буенча нинди яңалыклар бар? Тагын нинди эшләр башкарылачак? Шундый сораулар белән кайбер оешма җитәкчеләренә, җаваплы вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.

Фирдания Әхмәтҗанова – Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары, милли проектлар эшен контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе:
-Районда 8 милли проект эшләп килә. Проектларны тормышка ашыруны башкарма органнар, иҗтимагый оешмалар, депутатлар, партия белән берлектә алып барабыз. Район мәдәният йортында “Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы оештыру эшләре алып баручы депутат фракцияләре” республика конкурсы кысаларында район мәдәният йортында «Түгәрәк өстәл» очрашуы оештырдык.  Анда региональ бүлектән партия вәкилләре дә килделәр.  Шушы милли проектларны тормышка ашыруда районда фракциянең иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләве турында сөйләшү  булды. Бу бәйге турында шуны да әйтеп узасы килә: конкурста республика буенча 45 фракция катнашты. Алар арасыннан сайлап алынган иң яхшы 15 е арасыннан Балык Бистәсе “Бердәм Рәсәй” депутатлар фракциясе дә бар. Бәлки әле без җиңүчеләр рәтендә булырбыз, дигән өметтә калабыз. Дөрестән дә, бүгенге көндә төрле иҗтимагый оешмалар башкарма органнар белән берлектә бу эштә актив катнашалар. Демография проектын тормышка ашыруда мәдәният хезмәткәрләре дә зур өлеш кертәләр. Кавышучылар санын арттыру өстендә эш алып барыла. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Гашыйклар” клубы эшләп килә. Милли проект нигезендә гамәлгә кертелгән Юлсубино авылы мәдәният йортында эш җанландырылды. Төрле кызыклы чаралар оештырыла, театр түгәрәге актив эшләп килә.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса