Балык Бистәсендә күп балалы гаиләләргә янгыннан саклану җайланмасы тапшырылды-Фото
Шушы көннәрдә районның МЧС һәм халыкны социаль яклау бүлекләре Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы ике гаиләгә бүләк ясады.
Халитов һәм Филипов гаиләләренә ут сүндерү һәм янгын чыгуны белдерүче җайланмалар тапшырдылар алар. "Бу һәр гаилә өчен кирәкле җайланма. Бигрәк тә мондый гаиләләр өчен әһәмиятле",-диде Андрей Мишин. Бу хәйрия акциясе коткаручылар көненә егерме биш, Татарстан МЧСның егерме еллык бәйрәме уңаеннан оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев