Социаль мәсьәләләр
Балык Бистәсенә вәкаләтле вәкил килде
Районыбызга эш визиты белән Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килделәр.
Башта алар Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" балалар приютында булып андагы яшәү, тәрбия шартлары белән таныштылар. Район мәдәният йортында Балык Бистәсе балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү үткәрделәр.
Көннең икенче яртысында республика кунаклары Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев