Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе Ямаш авылында яшәүче Сатирә апа алтмыш яшендә тәрбиягә бала алган

Балык Бистәсе Ямаш авылында яшәүче Сатирә апа алтмыш яшендә тәрбиягә бала алган.

- Әнисе, өч балабыз үсеп чыгып киттеләр. Әллә, мәйтәм, иптәш тә булыр, бер бала алып тәрбияликме дим. Минем дә сәламәтлегем яхшы түгел. Сине ялгыз калдырудан куркам,-ди Сатирә апаның тормыш иптәше Миневәли абый. Кем уйлаган, аның шул сүзләрдән соң чирләп китеп алты көн дигәндә дөнья куясын.

Сатирә апа бу көннәрдә гел аның янәшәсендә була. Яшь вакытта әйтергә өлгермәгән иң кадерле сүзләрен җиткерә Миневәли абый тормыш иптәшенә. "Октябрь аенда иремне җирләгәннән соң, ул әйткән уй тынгылык бирмәде миңа. Үзем генә яшәргә бик курка идем шул",- дип сөйли Сатирә апа. Яше дә алтмышка җиткән. Кеше дә дөрес аңламас кебек. Ләкин күңелдә бала алып тәрбияләү теләге бик зурдан була аның. Каникул бетеп оныклары укырга китеп баргач аңа тагын да ямансу кала. "Әйдә, әни бер бала алыйк, үзеңә иптәш кирәк бит",-ди олы малае.

Гульназ Зарипова.

Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев