Балык Бистәсе социаль яклау бүлегендә түгәрәк өстәл артында очрашу узды-Фотолар
Күп сорауга җавап алынды
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан халыкны социаль яклау бүлегендә район үзәгеннән һәм авыллардан җыелган инвалидлар белән түгәрәк өстәл артында очрашу оештырылды.
Аны гадәттәгечә район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгел Вафина ачып җибәрде. Үз чыгышында ул мондый очрашуларның кирәклегенә басым ясады. Халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган элемтә вакытында гына да 300 дән артык кеше үзләрен кызыксындырган мөһим сорауларга төпле җаваплар ишеткәннәр. Бу очрашуда да хокук саклау, опека органнарыннан һәм башка күпкенә җаваплы оешмаларда эшләүче рәсми хезмәткәрләр чакырылган иде. Ә түгәрәк өстәл артында сөйләшү җитди һәм җанлы үтте. Бирегә килгән һәркем үзен борчыган сорауга төпле җаваптан канәгать калды.
Берәүләрне хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, ташламалар кызыксындырса, икенчеләр социаль тигезсезлекләргә борчылуларын белдерделәр. Икенче ел инде илдә иктисадый кризис һөкем иткәндә, янәшәбездә генә берәүләр, бернинди салымнар түләмичә туктаусыз рәвештә үз мәнфәгатләрен кайгыртып яшәвен дәвам иттерә.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев