Социаль мәсьәләләр
Балык Бистәсе районында референдумнар үткәрелә
Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Хәсәнов хәбәр иткәнчә, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы, "Җирле референдум турында"гы Татарстан Республикасы Законнарына, Балык Бистәсе муниципаль район авыл җирлекләре Уставларына туры китереп, барлык авыл җирлеге Советлары (Полянка авыл җирлеге, Балык Бистәсе шәһәр җирлегеннән тыш) 2016 елның 27 мартында...
Алар нигезендә, авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 2016 елның 27 мартында 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.
Әгәр гражданин җитди сәбәп (сәламәтлек, инвалидлык) буенча референдум уза торган бинага килә алмаса, аның телдән, я язмача гаризасы буенча яшәгән урынында тавыш бирү хокукы бирелә.
Алдагы еллардагы кебек җыелган үзара салым акчасы районның торак пунктларын төзекләндерүгә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев