Өлкәннәр декадасы кысаларында "Россия пенсионерлар союзы"ның җирле бүлеге базасында "Третий возраст" университеты яңа уку елын башлый.
Пенсия яшендәге гражданнар "Компьютер грамотасы» факультетына укырга чакырылалар. Анда алар персональ компьютерда Интернет челтәрендә эшләү күнекмәләре алачаклар.
Гаризаларны 3 октябрьгә кадәр "Россия пенсионерлар союзы"ның җирле бүлеге рәисе А.Автономовка (район мәдәният йортында) бирергә кирәк.
10 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Хокукый белем мәктәбен ачу тантанасы була. Аннан соң өлкәннәр өчен "Калинушка" ветераннар хоры, "Өмет" татар фольклор ансамбле, аерым башкаручылар катнашында мәдәни-күңел ачу программасы оештырыла.
Нет комментариев