Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе районы башлыгы картлар йортында бүләк өләште

Бүген район башлыгы Илһам Валеев инвалидлар декадасы уңаеннан Корноухово картлар йортында яшәүчеләр белән очрашты, аларга сый-нигьмәтләр өләште.

- Оптимистик рухыгыз сынмасын, кеше авыр чакларында берләшергә тырыша. Бердәм булып, бер гаиләдәй яшәгез. Биредә тудырылган шартларны начар димәс идем. Хезмәт күрсәтүчеләр үз эшләренең осталары. Актив тормышта, саулыкта, озак итеп яшәргә язсын үзегезгә,- диде ул .
Бүгенге көндә биредә 40 ялгызак, карт-карчык яши. Чыннан да бүлмәләре кешенең яшәү шартлары таләбенә, ихтыяҗына җиткерелеп җиһазланган.Шөгыльләре булганнарга, кул эшләре осталары өчен дә мөмкинлекләр бар. Кунак килә калса, иркенләп гапләшер, сүз алышыр бүлмә дә булдырылган. Аларны 25 хезмәткәр тәрбия кыла. Кыскасы, язмыш чарасыздан бирегә китерсә дә, бүгенге көндә биредә яшәүчеләрнең тормышка зарланырга урыннары юк, минемчә. Хәер, үзләре дә шөкерана кылып кына торалар.
Бу көнне район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә бирегә зурдан кубып килгән иделәр.
Очрашу азагында район башлыгы картлар йортындагы көндәлек проблемаларны барлау максатыннан хезмәт күрсәтүнең торышы белән якыннанрак танышты.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев