Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе "Акчарлак" приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм булды

"Акчарлак" приютында тәрбияләнүче балалар Кыш бабайның туган көненә килделәр.

Бәйрәм Балык Бистәсе "Аяз" кунакханәсендә үтте. Балаларны Кар кызы (Алия Хәбибуллина - 11 сыйныф укучысы) һәм кунакханә хезмәткәрләре каршы алды. Хәлләрне сорашып танышканнан соң мәҗлеснең төп кунагын Кыш бабайны (Руслан Мифтахов - 11 сыйныф укучысы) чакырдылар. Һәм бергәләп урамда төрле уеннар, бәйгеләр үткәрделәр. Барысының да күңеле шат иде. Барлык бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Кар кызы, Кыш бабай белән биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. "Кунакка барасын әйткәч, балалар бик сөенде. Тизрәк җыенып барасылары килде. Балалар үзләренә игътибар булганны яраталар. Бергә җыелып чыгып китү, аларны тагын да якынайта, бердәм итә. Араларында төрле яшьтәгеләр бар. Сабыйлар, мәктәп яшендәге укучылар - барысы да бергә тату яши. Без монда 19 баланы алып килдек. Бәйрәм күңелле булырга охшаган",-диде "Акчарлак" приюты тәрбиячесе Гөлнур Шәйхиева.
Уйнап арыганнан соң балаларны чәй табыны артына чакырдылар. Тәм-томнар белән сыйланганнан соң, балалардан теләкләре һәм хыяллары турында кәгазь битенә язып бирүләрен сорадылар. Һәр кәгазьне төргәкләп, балалар ясаган эшләнмәләре белән чыршыны бизәделәр. "Бәйрәм сезгә ошадымы?"-дип сорый Кар кызы. "Әйе",-дип бертавыштан җавап кайтарды балалар. "Балалар белән эшләве миңа бик ошый. Алар эчкерсез, уеннарда теләп катнашалар. Чын күңелдән сөенә беләләр. Аларның күңеле күтәренке булса, миңа да рәхәт",-ди Кар кызы Алия Хәбибуллина.
Чыршыга теләкләр язып элүнең үз сере бар икән. "Балаларның күңеле ак кәгазь. Анда гел яхшы гамәлләр генә язылырга тиеш. Сабыйларның хыялын тормышка ашыру теләге һәркемдә дә бар ул. Әлеге чыршыга язып эленгән теләкләрне тормышка ашырырга теләк белдерүче райондашлар бирегә килеп ярдәм кулы суза алалар",-диде кунакханә җитәкчесе Фирдисә Мансурова. Яшь кунаклар әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән, алар өчен зур бәйрәм ясаган эшмәкәр якташыбыз Ленар абыйлары Гаяновка ихлас рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар.
Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев