Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Юллар–кыйммәтле тормыш артериясе

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан безнең хәбәрчебез Балык бистәсе юл ремонтлау-төзү участогында булып кайтты, аларның эшләре белән кызыксынды, уңышлары белән танышты. Шатлыклы хәл, елдан-ел районыбызда яхшы, сыйфатлы юлларның озынлыгы арта бара. Инде күп кенә авылларны бүгенге көндә уңайлы һәм куркынычсыз асфальт юллар тоташтыра. Иң әүвәл шартлар, ә аннан эшләргә өйрәнү мөһим ДРСУ...

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан безнең хәбәрчебез Балык бистәсе юл ремонтлау-төзү участогында булып кайтты, аларның эшләре белән кызыксынды, уңышлары белән танышты. Шатлыклы хәл, елдан-ел районыбызда яхшы, сыйфатлы юлларның озынлыгы арта бара. Инде күп кенә авылларны бүгенге көндә уңайлы һәм куркынычсыз асфальт юллар тоташтыра.
Иң әүвәл шартлар, ә аннан эшләргә өйрәнү мөһим
ДРСУ начальнигы Евгений Баканин белән яңа файдалануга тапшырылган М7-Волга-Котлы Бөкәш-Балык бистәсе юлында басып торабыз. 7 километр озынлыгындагы әлеге трасса план буенча вакытында һәм югары сыйфат "клеймәсе" белән файдалануга тапшырылган. Юл таләпләре буенча махсус күрсәткеч билгеләр, тукталыш павильоннары куелган, бүленеш һәм җәяүлеләр өчен сызыклар булдырылган.
-Сыйфат өчен борчылырлык урын юк. Бу юлда иң заманча технологияләр һәм материаллар кулланылды. Мисал өчен, ком белән вак таш арасына пластмасс челтәрләр салынды, бу исә юлларның ныклыгына һәм гомерлелегенә гарантия дигән сүз,-ди Е.Баканин.
Шикләнмичә әйтә алабыз, Евгений Алексеевич әлеге оешманың дилбегәсен үз кулларына алганнан соң, юлчыларның эшчәнлеге, җитештерү куәте күпкә үсте. Оешманың соңгы биш елдагы казанышларында аның өлеше, тоткан урыны, максатчан башлангычлары хуплауларга лаек.
-Җитәкче өчен иң мөһиме-коллектив өчен кулай, уңай шартлар тудыру һәм дә эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү. Хезмәт кешесенең үзенә карата булган яхшы мөнәсәбәткә яхшы гамәлләре белән җавап бирергә сәләтле булуы күпкә кыйммәтрәк. Монда, югары хезмәт хакы, психологик атмосфера-шулай ук мөһим роль уйныйлар. Ә без шуңа омтылабыз да,-ди Е.Баканин.
Бер органик бөтен булып яшәү Балык бистәсе юл ремонтлау-төзү участогының дәрәҗәсен елдан-ел югарырак биеклекләргә күтәрә бара, алар бүген "Татавтодор" җәмгыятендәге коллегалары арасында иң алдынгылар сафында атлыйлар.
Һәр тармакның үз осталары
Җирле юлчыларның вазыйфасына яңа юллар төзү генә түгел, аларның яхшы сакланышын тәэмин итү дә керә. Шул нигездә, юлчылар ел дәвамында чокырларны ремонтлау, юлларны тигезләп тору, тукталыш павильоннарын, юл билгеләрен тәртиптә тоту кебек эшләр белән дә шөгыләләнәләр. Быел алар пландагы 35 миллион сумлык эшләрне тулысынча башкарып чыктылар.
Коллективның производство күләме үсә, штаты арта бара. Бүген биредә 54 кеше хезмәт куя, гаилә финанс хәлен тотрыклы тота ала икән, начар түгел бит! Коллектив әгъзаларына да күз генә тимәсен, һәр эшче үз урынында оста, "профессор!" Профессионализм, тәртип, җаваплылык-һәр эшченең көндәлек визит карточкасы, әнә шуннан гыйбарәт. Аларның бу сыйфатын "Татавтодор" баш оешмасында да яхшы таныйлар. Шуңадыр, аларның аерым бригадаларын Казан юлларындагы эшләргә дә җәлеп итеп кенә торалар. Соңгы вакытларда юлчыларыбыз башкалабызда Универсиада төзелешләрендә үз юнәлешләрендә хезмәт куялар һәм аларның хезмәтләре югары бәяләнеп тора икән. Күрше -күлән районнардан да безнекеләргә еш мөрәҗәгать иткәнлекләре билгеле. Грейдерчы Наил Ибраһимов, бу җәһәттән, аеруча "кыйммәтлеләр" исемлегендә. Соңгы елларда гына да берничә тапкыр тармакның Мактау хатына лаек булуы шуның ачык мисалы.
-Коллективны булдыклы егетләр тота дигән идем. Шофер Рифат Гыйззәтов турында аерым тукталасым килә. Җәен ул "Магма" дигән махсус чит ил машинасында хезмәт куйса, кышын исә "Урал"га утырып юлларны кар көртләреннән чистарта. Шундый ук җылы мактау сүзләрен шоферлардан Илнар Мөхәммәдиев, Нурулла Әхмәтҗанов, Әнәс Рәхмәтуллин, юл эшчесе Нургазиз Бәдретдинов, тракторчы Илнур Зәйнуллин, мастер Марат Хәмидуллин, склад мөдире Светлана Баландина һәм тагын дистәләгән эшчеләребез адресына юллыйсым килә,-ди участок җитәкчесе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оешманың материаль-техник паркы да яңарып кына тора. Бүгенге көндә 24 төрле маркадагы техника исәпләнә. Аларның төзеклелегендә механигыбыз-Рамил Галләмовның үз эшенә тугрылыгы ята.
Инде бүгенге көндә оешманың кышкы чорга әзерлеге тиешле югарылыкта. Комлы-тозлы катнашма җитәрлек күләмдә тупланган, кар чистарту техникасы, аларга ярдәмче агрегатлар төзекләндерелгән.
Киләсе елда коллектив юлчылары М-7-Волга-Котлы Бөкәш-Балык бистәсе юлы төзелешен дәвам итәргә планлаштыралар. Шул ук вакытта үзләренә яңа производство базасын төзүне дә күздә тоталар. Юлларның нинди кыйммәткә ия булганын аңлаган хәлдә, алга таба тагын да яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә тырышачакларын, камиллеккә омтылачакларын ачыктан-ачык тәкрарлый алар. Егетләрчә сүз бирә, сүзләрендә тора белгәннәргә алга таба да ышанырга була.
Ә бәйрәмнәренә килгәндә, без дә тәбрикләүләргә кушылган хәлдә, аларга киләчәктә дә бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

Рәсемнәрдә: алдынгы юлчылардан-Ринат Гарифуллин, Марат Хәмидуллин, Рифат Гыйззәтов һәм Илнар Мөхәммәдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев