Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Уяулык–ышанычлы киртә

Шушы көннәрдә Балык бистәсе гимназиясенең актлар залында бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган темага багышлап зур киңәшмә үтте.

Аның эшендә авыл җирлекләре башлыклары һәм белем бирү учреждениеләре директорлары, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров катнашты. Район прокуроры Азат Хусаенов үз чыгышында соңгы елларда җәмгыятебезгә ныграк үтеп кергән экстремизм һәм терроризм кебек мәсьәләләрне анализлады. Районыбыз республикабыз башкаласына якын урнашканлыктан, безгә дә әлеге янавы хакында искәртте. Аның чыгышыннан күренгәнчә, районыбыз биләмәсендә мөселман динен киңрәк пропагандалауны төп максат итеп куеп, төрле шикле кешеләр пәйда була. Шуның нәтиҗәсендә кайбер яшьләребез аларга тартылалар. Бер егетебезнең, мәсәлән, Дагыстанда террорчылар әзерләүче төркемдә укуы мәгълүм. Бүген аны Рәсәйкүләм эзләүгә биргәннәр. Шуңа күрә үз чыгышында прокурор авыл җирлекләрендә һәм белем бирү учреждениеләрендә сакчыллыкны арттырырга кирәклеген ассызыклады.
Район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсе башлыгы Әлфия Әльмөхәммәтова да үз чыгышында мөһим мәсьәләләргә тукталды. Аннан күренгәнчә, районыбызда бүгенгесе көнне 194 чит ил гражданы исәптә тора. Бигрәк тә Үзбәкстан, Таҗикстан республикасы гражданнары күп кайта. Шуңа күрә яшәү урыны эзләүче чит ил гражданнары хакында авыл җирлекләре башлыклары ашыгыч рәвештә район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә бурычлы. Киңәшмәдә шулай ук полиция полковнигы Ралиф Фәхретдинов чыгышы да эчтәлекле булды. Ул күбрәк залда утыручыларга тәкъдим-киңәшләр буларак яңгырады. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков яңа уку елы башыннан һәр мәктәптә уяулыкны арттырачакларына ышандырды. Биредә күтәрелгән кайбер мәсьәләләр буенча карарлар да кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X