Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Урманнарны һәм посадкаларны гөмбә җыючылар басып алган

Табигать-чиксез хәзинә чыганагы. Сау-сәламәт, ялкауланмаган кешегә бу хәзинәдән рәхәтләнеп файдаланырга мөмкин. Әле генә ничә төрле җиләк җыеп компот, кайнатмалар әзерләгән иде халык. Бактың исә шул ук урманнарны, нарат һәм каен посадкаларын гөмбә җыючылар басты. Анда ашарга яраклы гөмбәнең нинди төре генә юк. Һәркем үзенә ошаганын, яратканын җыярга ашыга. Белмичә җыеп...

Гөмбә җыюның ние бар...

Олы Әшнәк авылыннан бертуган Сагетдиновлар гаиләләре ике Әшнәк арасындагы посадкадан берәр чиләк каен һәм ак гөмбәләр җыйганнар. "Аларны эшкәртүе дә җайлы, ашарга да тәмле,-ди алар. Гөмбә җыю әллә ни авыр эш түгел, кайткач эшкәртергә озак вакыт кирәк шул. Алар гөмбәне бәрәңге, суган белән кыздырып та, тозлап та ашарга яраталар, пешереп суыткычка куеп кирәк чакта алып кулланалар да икән. Наратлыкта җылы яңгырдан соң майлы гөмбәләр үсеп чыккан. Гыйззәтовлар күз ачып йомганчы майлы гөмбә җыеп алганнар. Тәмле булса да аны эшкәртергә кыенрак икән. Дүрт кеше өч сәгать чистартканнар. "Тозлап куюдан бигрәк кыздырып ашарга яратабыз",-диләр алар. Чистартып суда кат-кат пешергәннән соң суыткычта саклыйлар, кирәк чакта алып кыздыралар икән.

Гөлназ Зарипова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев