Бу проект Татарстан яшьләренә яшьләр эше һәм спорт министрлыгының эшчәнлеге, дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә тормышка ашырыла торган программалар, чаралар, яшьләр җәмәгать оешмалары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Аларны гади һәм аңлаешлы телдә яшь журналистлар җиткерәчәк. Проектның максаты-Вконтакте социаль челтәрендә Татарстан Республикасы яшьләренең сәясәтне, мәдәни тормышны яктыртучы эре берләшмәсен булдыру.
Бердәм мәгълүмати мәйданчык булдыру һәм яшьләр белән үзара элемтә урнаштыру өчен сезне "Молодежь Татарстана" берләшмәсе сайтында vk.com (www.vk.cjm/moltat) теркәлергә чакырабыз.
Фото yandex.ru
Нет комментариев