Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сыерның урыны көтүдә, я абзарда

Терлек асрау элек-электән халык өчен өстәмә табыш чыганагы булып тора. Ә авыл җирлекләрендә күпләр бары тик сыер тотып, сарыклар асрап көн күрәләр. Соңгы елларда дәүләт тә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтә, ташламалы кредитлар тәкъдим итә. Сүз дә юк, мал асрау һәрьяклап яклауга лаек. Әмма шул ук вакытта мәсьәләнең икенче...

Терлек асрау элек-электән халык өчен өстәмә табыш чыганагы булып тора. Ә авыл җирлекләрендә күпләр бары тик сыер тотып, сарыклар асрап көн күрәләр. Соңгы елларда дәүләт тә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтә, ташламалы кредитлар тәкъдим итә. Сүз дә юк, мал асрау һәрьяклап яклауга лаек. Әмма шул ук вакытта мәсьәләнең икенче бер ягы килеп баса. Ул да булса шәһәр, авыл җирлеге территорияләрендә караучысыз йөрүче терлекләр. Алар бәрәңге җирләрен "сөрәләр", яшь агач үсентеләрен, чәчәк клумбаларын таптыйлар.
Җәй җиттеме, район башкарма комитеты каршындагы комиссиягә утырыш саен диярлек терлекләрен авыл, район үзәге урамнарында караучысыз йөртүче хуҗаларга төзелгән беркетмәләр тикшерергә туры килә. Быел 20 дән артык терлек асраучы административ җаваплылыкка тартылганнар. Ә штраф күләме аз түгел бит. Бу да туктатмый кайберәүләрне, икешәр-өчәр тапкыр комиссия каршына басучылар да бар. Беришләре комиссия утырышына килүне дә кирәк тапмыйлар. Әмма бу җаваплылыктан коткармый, барыбер штраф түләргә туры киләчәк. Район үзәгендә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым менә ничә еллар инде 2-3 баш мөгезле эре терлеген район үзәгендә йөртүен дәвам итә. Гражданин Ш.ның 3 сыеры "Сельхозхимия" янындагы бәрәңге бакчаларын үз иткәннәр. Мәчет яны территориясенә гражданин В.ның кәҗәләре хуҗа.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев