Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Шәһәр тормышы белән авыл яшәешен мөмкин кәдәр якынайту максаты белән яшибез

Бу атна башында районыбызның ике авылында яңа социаль объектлар ачу максатыннан олы чаралар узды. Газетабызның алхәбәрендә мәгълүматланганча Югары Тегермәнлектә күпфункцияле үзәкне ачуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Әйе, яшерен-батырын түгел, Югары Тегермәнлек авылы халкы яңа мәдәни учакка нык сусаган иде. Искесе нык авария хәленә килгәнлектән, инде анда чаралар үткәрү мөмкинлеге юк иде дисәк тә, дөреслеккә туры килер. Хәтеремдә, район башлыгы авылга бер килүендә яңаны төзергә дигән карарга килде. Нәтиҗәсе озак та көттермәде, Ходайның "Амин" дигән сәгатендә бу объект Татарстаныбыз Президенты башлангычындагы авылларны клублы итү проектына керде. Безнең хәзер үзебезнең кул чарлаган "Строитель-5", "Радуга", "Универсалстрой" кебек "супер" төзүче компанияләребез бар. Әлеге үзәкне төзүне откан Рәмис Гаянов ("Универсалстрой") төзүчеләре эшне тиз дә, сыйфатлы да башкарып чыктылар. Биредә бүген халыкны китапханә, почта бүлеге, клуб та бөтен шартлары белән сөендерә ала. Бер түбә астында авыл халкы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләнерлек өч социаль объект барлыкка килде.

-Быел гына республикүләм программалары кысаларында 139 авыл клубы файдалануга тапшырылачак. Нигездә, авыл халкы өчен бүгенге көндә республикабызда 30 дан артык проект эшли. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция, ветврачлар өчен йортлар, юллар төзелеше, "Чиста су" программасы һәм башкалар. Безнең максат шәһәр тормышы белән авыл яшәешен мөмкин кадәр якынайтырга тырышу. Сез моны районыгыз мисалында ачык күрәсез. Соңгы елларда гына күпме төзелеш эшләре башкарылды Балык бистәсендә,-диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Халык белән очрашу вакытында ул алда торган сайлауларга да тукталып үтте. Сайлауларга актив килүнең мөһимлеген кандидатларның вәгъдәләренә реаль күзлектән карарга кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев